Барлык яңалыклар
Спорт
22 октябрь , 15:11

"Алга, Башкортстан!"

"Алга, Башкортстан!"
"Алга, Башкортстан!"

Бүген, 22 октябрьдә Республика балалар-яшүсмерләр футбол үзәгендә “Алга Башкортстан!” дип аталган медиа-футбол чемпионаты узды.

Чемпионат кысаларында “Беренчеләр хәрәкәте” активистларының Башкортстанның танылган шәхесләре белән шоу-матчлары уздырылды. Кунаклар арасында Олимпия чемпионнары, күренекле шәхесләр, шулай ук җәмәгатьчелек фикере лидерлары һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре булды: көрәшче, Русия һәм Америка спортчысы, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Джефф Монсон, фехтование буенча олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина, Русиянең шорт-трекчысы, Олимпия чемпионы Семен Елистратов һәм башкалар. Җанатарлар өчен төрле конкурслар үткәрелде, күренекле шәхесләр белән автограф сессияләр оештырылылды.

Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; үсеп килүче буынның гражданлык һәм патриотик позициясен формалаштыру, уңай тормыш установкаларын формалаштыру, гаилә багланышларын ныгыту; балаларның һәм яшьләрнең физик әзерлек дәрәҗәсен билгеләү һәм үстерү, яшь буынга физик культураны һәм спортны пропагандалау.

"Алга, Башкортстан!"
"Алга, Башкортстан!"
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: