Барлык яңалыклар
Спорт
19 октябрь , 15:15

“Бөтенрусия җәяү йөрү көне – бердәмлек һәм оешканлык бәйрәме”

Бүген Уфада “Русия - спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы кысаларында иң матур, иң чагу чараларның берсе - Бөтенрусия җәяү йөрү көне бик җанлы үтте.

“Бөтенрусия җәяү йөрү көне – бердәмлек һәм оешканлык бәйрәме”
“Бөтенрусия җәяү йөрү көне – бердәмлек һәм оешканлык бәйрәме”

Бүген Уфада “Русия - спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы кысаларында иң матур, иң чагу чараларның берсе - Бөтенрусия җәяү йөрү көне бик җанлы үтте. Ул чын мәгънәсендә форумның төп спорт вакыйгасы булды. Башкаланың төп урамы дәртле җыр-моңнардан, чарада катнашучыларның, килгән кунакларның, уфалыларның шат авазларыннан гөрләп торды!

   “Бөтенрусия җәяү йөрү көне” сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны, спортны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Спорт бәйрәмендә уфалылар белән беррәттән Русиянең атаклы спортчылары, Олимпия чемпионнары, СВО ветераннары һәм форумчылар катнашты.

    Чараның мәртәбәле кунаклары - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов һәм  13 тапкыр

Паралимпия уеннары чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы Рима Баталова старт алдыннан яшьләр белән бик теләп аралаштылар, алар белән истәлекле фотоларга төштеләр.

     Бөтенрусия җәяү йөрү көнендә стартка  рекордлы санда кеше чыкты – 25 меңнән артык кеше катнашты. Башкортстан Республикасы спорт министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Хәбибов старт алдыннан  символик ату ясады.

 - Без бүген Бөтенрусия җәяү йөрү көне белән форумны тәмамлыйбыз. Бүген чарада рекордлы 25 меңнән арты кешек катнаша. Моңа кадәр рекорд 20 мең иде. Бу Русиянең спорт державасы булуын күрсәтә, — диде Хәбибов.

    Беренче колоннада 100дән артык олимпиада призерлары һәм чемпионнары булды, алар арасында кылыччы Софья Великая да бар иде. "Бу -  бердәмлек һәм оешканлык бәйрәме, вакытны бөтен гаилә белән бергәләшеп үткәрү өчен яхшы мөмкинлек.  Мондый вакыйгалар безгә бәйрәм мохитенә чумарга мөмкинлек бирә", - диде Софья Великая.

   Октябрь проспекты буйлап 2024 метр араны җәяү үтәргә дип тезелешкән командаларга карап күзләр шатланды. Әләмнәр тотып маршрутны җәяү үтәргә әзерләнгән яшьләргә һәм зурларга карап, республикабызда спортны яратуларына тагын бер инандык.

     Сәгать унбер тулуга командалар тезелешеп, Спорт тукталышыннан шәһәр Советына кадәр араны зур дәрт белән үттеләр. Алып баручылар тавыш көчәйткечләр аша чарада катнашучы һәрбер уку йортының командаларын атап, дәртләндереп тордылар.

     Без, “Өмет” гәзите журналистлары, чарада катнашучы студентлар белән танышып, алардан Бөтенрусия җәяү йөрү көнендә нинди хис-тойгылар белән катнашулары турында тәэссоратларын сораштырдык. Кызлар үзләрен Зөһрә һәм Айгизә дип таныштырды.

 - Без стоматология факультетының 1 курс студентлары булабыз. Укуыбызны колледждан соң дәвам иттердек, - диделәр алар елмаеп. - Спортны бик яратабыз. Волейбол уйныйбыз, йөгерәбез. Чыгышыбыз белән Хәйбулла һәм Зилаер районнарыннан булабыз. Бүгенге чараның матурлыгын, бәйрәм кәефен әйтеп, аңлатып бирерлек түгел. Бик матур! Истәлеккә фотоларга төштек.

    Тагын бер бик мөлаем катнашучы – волонтер, уфалы, 73 яшьлек Асия апа Фаттахова. “Әйдәүче колонна” дип язылган  табличка тоткан бу ханым үзенең мөлаемлеге, җыйнаклыгы белән ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Без дә апа белән тизрәк танышырга ашыктык.

 - Бик матур көн бүген. Кәефләр яхшы! – диде безгә Асия апа. – Елмаеп кына торасы килә. Чара үтәсе урынга иртәнге сигездә үк килдек. Бөтенрусия җәяү йөрү көнендә катнашуыма бик шатмын!

      Бөтенрусия җәяү йөрү көненең финишы Ленин мәйданында үтте. Анда концерт программасы һәм төрле активлык зоналары  оештырылган. Спорт бәйрәменә барлык теләүчеләр чакырылды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: