Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 17:19

Уфада уникаль комплекс ачылды

Ул ел әйләнәсенә эшлиячәк.

Уфада уникаль комплекс ачылды
Уфада уникаль комплекс ачылды
18 октябрьдә "Русия - спорт державасы" Халыкара спорт форумы чикләрендә Уфаның Инорс бистәсендә ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы ачу тантанасы булды. Чарада БР Башлыгы Радий Хәбиров, Русия спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш һәм башка абруйлы кунаклар катнашты.
Уникаль комплекс ел әйләнәсенә эшлиячәк. Канал ТЭЦтан "Җылы күл"гә аккан җылы су аркасында туңмый.  Моннан тыш, гидротехник корылмалар аркасында биредә су кайнап торган агым эффектына ия һәм бу күнекмәләр, ярышлар өчен бик мөһим. Заманча база Халыкара  һәм Русия дәрәҗәсендә ярышлар үткәрү өчен дөнья стандартларына туры килә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тантананы ачканда, Ишкәкле слалом федерациясенә республика спортның бу төрен үстерүгә аерым игътибар бүлгәне өчен рәхмәтен җиткерде. Комплексның икенче этабы төзелеше булачагын әйтте һәм бу эшне һичшиксез тормышка ашырачакбыз диде. Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш спортчыларга нәтиҗәле күнекмәләр һәм ярышларда яңа җиңүләр теләде.
Русия спорт министры урынбасары Сергей Морозов үзенең чыгышында спорт объектының уникальлеген билгеләде һәм зур чемпионнар чыгачагына ышанычын белдерде.
Төбәк җитәкчесе һәм кунаклар комплексның икенче чиратын төзүгә старт бирделәр. Биредә күнекмәләр һәм гимнастикалар һәм башка төрле заллар белән 5,4 мең квадрат метр мәйданлы зур бина булачак.

БР Башлыгы сайтыннан.

Уфада уникаль комплекс ачылды
Уфада уникаль комплекс ачылды
Уфада уникаль комплекс ачылды
Уфада уникаль комплекс ачылды
Уфада уникаль комплекс ачылды
Уфада уникаль комплекс ачылды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: