Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 21:32

Спорт форумы Якутия делегациясендә зур кызыксыну тудырган

Алар Ерак Көнчыгыш төбәге буенча спорт әзерлеге үзәге булырга телиләр.

Спорт форумы Якутия делегациясендә зур кызыксыну тудырган
Спорт форумы Якутия делегациясендә зур кызыксыну тудырган

"Русия - спорт державасы" форумында Саха Республикасы делегациясе дә катнашты. Уфага Якутия спорт министры җитәкчелегендә 7 кеше килгән.
"Безнең республика адаптив спорт буенча үзенең үзәген төзү мәсьәләсен күтәрә, шуңа да бүгенге фикер алышу безнең өчен үтә мөһим",- диде Саха Республикасының Спорт министрлыгы вәкиле Василий Аргунов. Белдерүенчә, Якутиядә адаптив спорт белән 2300 кеше шөгыльләнә. Русия җыелма командасына 48 спортчылары һәм 7 тренерлары керә.
Үзәк СВОда катнашучылар реабилитациясе, адаптив физкультурасы һәм спорты белән актив шөгыльләнә башлаган. Әлеге вакытта 50 ветераннары сәламәтлекләрен ныгыта, яраланганнар СВО фонды аша килә. Саха Республикасы хөкүмәте Якутскида төзеләчәк спорт үзәге проектын әзерләгән. Алар Ерак Көнчыгыш төбәге буенча спорт әзерлеге үзәге булырга телиләр.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: