Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 10:33

Путин Уфада спорт турындагы законга үзгәрешләр кертергә кушты

Бу – заман таләбе, дигән фикердә Президент.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бу көннәрдә Башкортстан Башкаласы Уфада мәртәбәле спорт чарасы – “Русия – спорт державасы” XII Халыкара форумы бара.

Форумның гадәттә ил җитәкчесе Владимир Путин катнашында узуы да аның абруе турында сөйли. Бу юлы да чарага ил Президенты үзе килде. Ул Уфада Физик культура һәм спортны үстерү буенча Русия Президенты каршындагы совет утырышын үткәрде. Аның барышында Владимир Путин спорт турындагы законнарга үзгәрешләр кертергә кушты.

Физкультура һәм спорт өлкәсе халыкны саклау, һәр кешенең потенциалын тормышка ашыру, гаиләләрнең иминлеген арттыру кебек мөһим бурычларны хәл итүгә турыдан-туры йогынты ясый, дип белдерде Президент.

“Шуңа бу өлкәдәге һәр эшчәнлек гомуммилли, ведомствоара характерда булырга, килешенгән, төгәл, нәтиҗәле, бердәм максатлар һәм нәтиҗәлелекнең гомум күрсәткечләре тирәсендә төзелергә тиеш.

Хакимият органнарының, дәүләтнеке булмаган оешмаларның һәм шәхси бизнесның мондый уртак эшен координацияләү Спорт министрлыгына йөкләнә. Бу – заманча шартларда кирәкле чара һәм бик зур җаваплылык. Коллегаларның сыйфатлы һәм актив эшләвенә өметләнәм.

Хөкүмәттән Спорт министрлыгы вәкаләтләрен киңәйтүгә кагылышлы законнарга тиешле үзгәрешләр кертүне, шулай ук барлык спорт һәм физкультура оешмалары эшчәнлегенә таләпләрне, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәм категорияләренә, милек формаларына карамастан, эшләүне һәм актуальләштерүне сорыйм”, – диде дәүләт башлыгы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: