Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 11:25

Путин: Минем гаиләдә артык тиен юк иде

Владимир Путин яшь чагында спорт белән шөгыльләнүе турында сөйләде. 

https://ria.ru
https://ria.ru

Владимир Путин Уфада Физик культура һәм спортны үстерү буенча Русия Президенты каршындагы совет утырышын үткәрде. Аның барышында ул балалар һәм үсмерләр спорты өлкәсендәге мәсьәләләргә тукталды.

Бу өлкәдә иң зур проблемаларның берсе – күп түгәрәкләрнең түләүле булуы. Хәтта формаль яктан түләүсез секцияләрдә һәм әзерлек үзәкләрендә дә ата-аналар балаларга киемнәр алу һәм мәйданчыкларны арендалауга зур суммалар, спорт җыемнары һәм ярышларда катнашу өчен взнослар түләргә мәҗбүр, шул исәптән балалар спорт разрядлары һәм исемнәр алган урыннарда да, дип ассызыклады Президент.

– Әлбәттә, бүгенге заманда гражданин һәм гаилә аерым очракларда  финанслауда катнашырга тиеш һәм катнаша ала. Ләкин һәрнәрсәдә чаманы белергә кирәк. Бездә кайчакта иген-чиген күрмиләр, эш менә шунда, – диде Путин. Һәм үз тормышыннан мисал китерде.

– Дөресен әйтәм: мин спорт белән актив шөгыльләнгән вакытта барысы өчен дә менә шулай түләргә туры килсә, мин самбо һәм дзюдо буенча Советлар Союзының спорт мастеры нормативларын үти алмас идем. Бу әлеге залдагы күп кенә кешеләрнеке кебек үк күренекле казаныш түгел, шулай да ниндер уңыш. Ләкин, әгәр бүгенге кайсыбер очраклар кебек барысы өчен дә түләргә кирәк булса, мин мондый нормативны үтәмәс идем. Минем гаиләдә барысы өчен дә түләрлек артык тиен юк иде. Моны ныклап тикшерергә кирәк.

Аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдәге балаларга карата бернинди взнослар да булырга тиеш түгел. Бигрәк тә нормативларны, разрядларны үтәгәндә. Мин Спорт министрлыгы түрәләре белән сөйләштем: “Ну, бездә барысына да акча җитми”, – диләр. Өстенлекләрне дөрес билгеләргә кирәк. Балалар спорт разрядларын үти торган мәҗбүри әйберләр бар, һәм анда барысы да бушлай булырга тиеш. Ә башкача ничек? Иң мөһим нәрсәләрне тәэмин итү өчен дәүләтнең акчасы җитә. Менә шул.

Без спортны сайлаган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Һәм әлбәттә, дөрес тәрбия бирү дә, тренерларның һәм остазларның грамоталы, җаваплы эше дә мөһим. Даими спорт йөкләнешләре, үз сәламәтлегеңә җаваплы караш үсеп килүче буын өчен тормыш нормасына әверелсен. Балалар сәламәтлеге – ул илнең киләчәге”, – диде ил җитәкчесе.

Чыганак: http://www.kremlin.ru

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: