Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 10:52

Физкультура һәм спорт - үрелеп бара

Физкультура һәм спорт - үрелеп бара
Физкультура һәм спорт - үрелеп бара

"Физкультура һәм спорт: хәзерге шартларда белем бирү" панель дискуссиясендә спорт белеме бирү системасындагы хәлләр, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары каралды. Югары, урта һөнәри белем бирү юллары тикшерелде. Урта һөнәри белемнең алга чыгуы билгеләнде, белгечләрне эшкә урнаштырудагы проблемалар каралды, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юллары барланды. Тән һәм рух сәламәтлеге, физкультура һәм спортны киң җәелдерү мөһимлеге билгеләнде. 

"Русия – спорт державасы" форумына килүчеләргә оештырылу да, башкалабыз Уфа үзе дә бик ошаган. Халыкара чараны яктыртканда кунаклар белән аралашып алдык. Ростовтагы Доннан килгән кунак Тоомас Кулль да Уфаны бик ошатуы турында әйтте.
" Форум искиткеч дәрәҗәдә оештырылган, шәһәр чиста, төзек, спорт сарайлары - дөнья маркасына торырлык. Булдырасыз. Спортта берлек яшәсен!Уңышлар сезгә!" – дип үз тәэссоратлары белән бүлеште ул.

  Алтайдан килгән кунак Алексей Кудинов Уфа шәһәрен ошатуы турында сөйләде: «Уфа бик ошады, спорт сарайлары сокландыра, форум бик яхшы оештырылган. Уфа бу яклап үрнәк булырлык. Соклану һәм рәхмәт хисләре миндә. Рәхмәт!" – диде ул.

Мәскәүле Юлия Бубенцова да бу фикерләрне хуплады.
“Мәскәүне аптырату, гаҗәпләндерү мөмкин булмаган нәрсә. Ләкин Уфа зур масштабта эшли. Бу бик матур, күңелле хәл. Форумда катнашучыларга уңышлар телим. Оештыручыларга рәхмәт ", - диде ул.

Физкультура һәм спорт - үрелеп бара
Физкультура һәм спорт - үрелеп бара
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: