Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 16:35

"Үз йортыбыз барлыкка килде"

Шулай диде Фехтование үзәге ачылу турында билгеле спортчы Тимур Сафин.

https://orion-tennis.ru/sport-i-sportsmeni
https://orion-tennis.ru/sport-i-sportsmeni

Бүген, 17 октябрьдә, “Русия – спорт державасы” XII халыкара спорт форумы кысаларында Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Русия спорт министры Михаил Дегтярев Уфада Фехтование үзәген ачу тантанасында катнаштылар.

Вице-премьер әйтүенчә, илнең бөек спортчыларының җиңүләре белән илһамланган бик күп малайлар һәм кызлар Фехтование үзәгенә шөгыльләнергә киләчәк, һәм илебезнең спорт сәхнәсендә яңа йолдызчыклар кабыначак.

“Бүгенге бәйрәм көнендә кешеләрнең тагын бер тапкыр сәламәт яшәү рәвеше турында уйлануларын, республика һәм тоташ ил җитәкчелегенә Президент Владимир Путин куйган йөкләмәне үтәргә ярдәм итүләрен – халыкның 70 процентының даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүләрен телим”, – дип чакырды Дмитрий Чернышенко.

Яңа Фехтование үзәгендә 28 фехтовкалау юлы, 373 тамашачыга исәпләнгән универсаль зал, махсуслаштырылган һәм тренажер заллары, тренер һәм судьялар бүлмәләре бар.

Исегезгә төшерәбез, Фехтование үзәген төзү карарын төбәк башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның августында, Токиодагы XXXII җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары, рапирачылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән очрашудан соң кабул итте.

“Булачак Фехтование үзәге – республика өчен бик күп медальләр яулаган Башкортстан олимпиячеләре-фехтовкалаучыларыбызга рәхмәтебез ул”, – дигән иде ул чакта Радий Хәбиров.

Фехтование үзәге ачылуга бик шатмын, ди өч тапкыр Европа чемпионы, рапирада команда ярышларында олимпия чемпионы, рапирада шәхси ярышларда XXXI Олимпиада уеннарының бронза призеры, рапирада команда ярышларында XXXII җәйге Олимпия уеннарының көмеш призеры, Русиянең атказанган спорт мастеры Тимур Марсель улы Сафин:

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән төзелгән Фехтование үзәге республика һәм, гомумән, ил өчен бик мөһим. Ул халыкара спорт ареналарында ил данын яклаячак яңа чемпионнар үстерүгә этәреш бирәчәк. Моннан тыш, Фехтование үзәге әлеге спорт төрен балалар һәм яшьләр арасында популярлаштырачак дип ышанам. Фехтование үзәге – чынлап та, күп функцияле спорт комплексы. Монда күнекмәләр ясау, турнирларга әзерләнү һәм югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да булдырылган. Әлегә кадәр Уфада спортчылар фехтование белән төрле залларда шөгыльләнә иде. Хәзер безнең үз йортыбыз барлыкка килде дип әйтергә була, һәм спортчылар бер урында шөгыльләнә алачак.

https://orion-tennis.ru/sport-i-sportsmeni
https://orion-tennis.ru/sport-i-sportsmeni
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: