Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 18:44

Владислав Третьяк: Сездә хоккей яраталар

Уфа Русиянең спорт башкаласына әверелә, ди легендар хоккейчы.

sport-weekend.com
sport-weekend.com

Өч тапкыр олимпия чемпионы, Советлар Союзы хоккей җыелмасының легендар капкачысы, Русия Хоккей федерациясе президенты, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк Уфаны илнең спорт башкаласы дип атады.

–  Уфада “Русия – спорт державасы” форумы югары дәрәҗәдә узуына һәм барысы да профессиональ дәрәҗәдә үтүенә ышанам. Сез спортны яратасыз һәм аны үстерәсез. Русиялеләр мөмкин кадәр күбрәк спорт белән шөгыльләнсен дигән максатта Республика Башлыгы һәм Хөкүмәт Президент указын үтәү өчен барысын да эшли. Минемчә, бу зур бәйрәм булачак. Уфа Русиянең спорт башкаласына әверелә, – ди Владислав Третьяк.

Әйткәндәй, 2023 елның 21 декабрендә Русия Хоккей федерациясе президенты Октябрьскийда боз сараен ачу тантанасында катнашты.

– Яңа боз аренасы барлыкка килгәндә мин һәрвакыт бала кебек шатланам. Сездә хоккей яраталар, сезнең уңышларыгыз бик яхшы, – дип бәяләгән иде ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: