Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 17:04

“Спорт. Гаилә. Русия”

Шушы кыска гына сүзләр артында зур мәгънә ята.

ufa.mk.ru
ufa.mk.ru

Бүген бездә кунаклар – Башкортстан башкаласы Уфага дөньяның 100 иленнән 5 меңгә якын вәкил җыелды. Сәбәбе – республикада “Русия – спорт державасы” дигән мәртәбәле форум бара. Быелгы форумның девизы – “Спорт. Гаилә. Русия”. Шушы кыска гына сүзләр артында зур мәгънә ята: ул – сәламәт яшәү рәвеше һәм гаилә кыйммәтләренә өстенлек бирү, илебез өчен горурлану.

“Традиция буенча форум илебезнең төрле шәһәрләрендә уза. Бу юлы ул Уфада үтә. 2024 елда Уфа үзенең 450 еллыгын билгели. Форум кунаклары Русиянең тагын бер үзенчәлекле, бик кызыклы һәм күптөрле төбәгенең мәдәнияте, тарихы һәм мирасы белән танышачак”, – дигән иде Русия Президенты Владимир Путин узган елның октябрендә форумның Уфада узачагы турында игълан иткәндә.

Шул көннән алып республикада чарага ныклы әзерлек башланды. Чөнки мондый форумнар башкаланы бар дөньяга таныта, аны билгеле итә. Бу исә киләчәктә туристлар агымын һәм, әлбәттә, инвестицияләрне җәлеп итүгә күпер булып тора. Һәм, әйтергә кирәк, бүген Уфа бу халыкара спорт чарасын лаеклы кабул итте. Әлеге вакытта 8 мәйданчыкта 40тан артык чара бара. Төрле спорт ярышлары, мәдәни программа, эшлекле сессияләр уза. Бокс төне, керлинг, фехтование, көрәш буенча ярышларны һәм башка спорт төрләрен үз эченә ала форум. Ә иң мөһим чара – ул Физик культура һәм спортны үстерү буенча Русия Федерациясе Президенты каршындагы совет утырышы. Моннан тыш, зур күргәзмә оештырылды. Ул биш мең квадрат метр мәйданны алып тора. Монда заманча спорт җиһазлары һәм инвентарьның өр-яңа эшләнмәләре белән танышырга мөмкин. Һәм, әлбәттә, килгән кунакларны да илебезнең спорт индустрияце белән таныштыру мөмкинлеге бу. Ә кунаклар исемлеге бик киң. Безгә БРИКС, ШОС һәм БДБ илләре вкәилләре, Азия Олимпия советының милли олимпия комитетлары президентлары, танылган спортчылар килде. Мондый мәртәбәле кунаклар белән, әлбәттә, халыкара мәсьәләләр буенча да фикер алушылар үтә. Ә сөйләшер сүзләр күп. Халыкара ярышларга йомгак ясау һәм киләчәккә ниятләр билгеләү дә игътибар үзәгендә булачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә: “Русия – спорт державасы” форумы – елның төп спорт вакыйгасы. Бу чараның, фикердәшләр очраша торган зур спорт бәйрәме булудан башлап, аспектлары күп. Шул ук вакытта анда тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар, анда яңа мәгънәләр барлыкка килә".

Һәм шунысын әйтергә кирәк: форумда, тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак, Башкортстанның спорт өлкәсендә, шөкер, абруе бар.   

Безнең республика спортның күп төрләрен үстерү буенча илнең терәк төбәге булып тора. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Республика тректа мотоузышлар үсешенә старт бирде. Биатлончылар әзерләү базасы да ул. Шашка спорты, фехтование, шорт-трек, хоккейны үстерү буенча лидер булып тора. Ул – шулай ук милли көрәш, уктан ату, гер спорты, армрестлинг, адаптив спорт һәм паралимпия хәрәкәте үсешендә алдынгы төбәкләрнең берсе. Бер сүз белән әйткәндә, безнең республиканың бай спорт традицияләре бар. Без Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарының 76 чемпионы һәм призеры белән горурланабыз. Алар яулаган 199 медаль күп нәрсә турында сөйли.

Башкортстан спорт корылмалары саны буенча да илдә лидер төбәкләр рәтенә керә. Бездә 13,3 мең спорт объекты бар. Спорт корылмалары саны буенча төбәкләр рейтингында республика Мәскәүдән кала икенче урында тора. Соңгы биш елда гына 1,4 меңләп урам мәйданчыгы, стадион, спорт заллары, физкультура-сәламәтләндерү үзәкләре төзелде.

Мәсәлән, 2023 елда Уфада ябык футбол манежы, өч физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Хәйбулла районында бассейн, Октябрьский шәһәрендә боз аренасы, шулай ук “Газпром – балаларга” проекты кысаларында төзелгән Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге ачылды. Ә быел август ахырында башкалада Көрәш сарае үз ишекләрен ачты. Әйткәндәй, Абхазия президенты Аслан Бжания Уфаның 450 еллыгына килгәндә Көрәш сараен илдә иң яхшы объект дип бәяләде. “Спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар оештырылу ягыннан мин моннан да сыйфатлыракны күрмәдем”, – диде ул.

Форум кысаларында Уфада тагын ике зур спорт объекты үз ишкләрен ачты: алар – Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы.

Ике тапкыр олимпия чемпионы, Русия Олимпия комитеты спортчылары комиссиясе җитәкчесе Софья Великая Көрәш сарае һәм Фехтование үзәге илдә генә түгел, ә Европада да иң яхшыларның берсе булачак, диде.

“Башкортстан башкаласы минем дусларым Аделина Заһидуллина, Тимур Сафин кебек фехтовкалаучылар һәм Олимпия чемпионнары әзерлегенең югары дәрәҗәсе белән дан тота. Мин үзебезнең фехтование гаиләбез өчен бик шатмын, хәзер тагын бер профессионаллар мәктәбе, тагын бер спорт йорты барлыкка киләчәк. Бу массакүләм спорт хәрәкәте үсеше өчен бик мөһим. Ышаныгыз, кайбер төбәкләрдә Олимпия чемпионнары бөтенләй юк, Башкортстанда исә алар бик күп һәм алар республиканы данлыйлар”, – диде ул.

Әйе, мондый зур спорт объектлары ачылу массакүләм спортны үстерү һәм халыкны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдә зур роль уйный, ди билгеле спортчылар. Алар белми әйтмәс. Хәер, җитәкчелекнең дә максаты шул – спортны дус итүчеләр санын арттыру. Бу уңайдан Башкортстанда ел саен 15,5 меңнән артык физкультура һәм спорт-массакүләм чаралар уздырыла. Бүген республикада 2 миллионнан артык кеше физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта республикада 120 олимпия, массакүләм, спорт-техник һәм хәрби-гамәли спорт төрләре үсеш ала, 6 меңнән артык физик культура коллективы һәм спорт клублары, 127 спорт әзерлеге һәм спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Аларда 100 меңнән артык бала шөгыльләнә. Алар белән 8 меңнән артык физкультура хезмәткәре, иҗтимагый тренерлар, педагог-оештыручылар эшли.

 “Мин һәрвакыт әйтәм: әгәр йорт бар икән, димәк, анда гаилә корыла һәм балалар күп була. Балалар – безнең спортчылар, шуңа Башкортстан башкаласында Гимнастика сарае төзелү белән, биредә балалар шөгыльләнә башлады”, – дигән иде Русия спорт гимнастикасы федерациясе вице-президенты, ике тапкыр олимпия чемпионы Светлана Хоркина.

Башкортстанда 2030 елга төзеләчәк яңа спорт объектлары исемлеге дә билгеле. “Без спорт өлкәсендә сизелерлек алга китеш ясадык. Шуңа карамастан, тармакның базасын алга таба да ныгытачакбыз – җиңел атлетика манежын, Бокс прогрессы үзәген һәм Теннис академиясен төзиячәкбез. Муниципалитетларда физкультура-савыктыру комплекслары һәм бассейннар төзүне дәвам итәргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров агымдагы елның 12 сентябрендә республика Башлыгы вазифасына керешү тантанасында.

Заманча спорт объектлары һәм мәйданнар республикадан читкә китми профессионал дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнү, остлыкны үстерү мөмкинлеге бирә. Ә бездә үткән халыкара уеннарда катнашу балаларны һәм яшьләрне спортка тагын да ныграк якынрак итә. Аннары, бездә спорт объекларын төзегәндә эчке уңайлылыклар белән бергә аның архитектурасына да зур игътибар бирелә. Чөнки спорт биналары үзенә тартып, чакырып торырлык булганда, аның эче дә һәрчак гөрләп торырына ышаныч арта.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: