Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 21:46

Путин СВО ветераннары өчен ярышларда катнашучылар белән аралашты

Уфада Р. Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә Владимир Путин “Безнең заман геройлары” СВО ветераннары өчен ярышларда катнашучылар белән аралашты. Бу хакта kremlin.ru сайтында  хәбәр ителә. Ветераннарның берсе Владимир Путинга:

–Онытмаганыгыз өчен рәхмәт! – ди.

Президент исә:

–Гомерем буе онытмаячакмын! Бөтен Русия һәрчак истә тотачак! – дип җаваплый.

Турнир Русия Паралимпия комитеты, Гражданнарны патриотик һәм спорт тәрбиясенә ярдәм итүче “Сәламәт Ватан” гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланганнар спорты бөтенрусия федерациясе тарафыннан оештырылды.

17-19 октябрьдә уза торган ярышларда Башкортстан, Удмуртия, Татарстан Ырынбур өлкәсе җыелма командалары катнаша (8 төбәк, 61 катнашучы). Ярышлар алты спорт төре буенча уза: өстәл теннисы, утырган килеш волейбол, кул көрәштерү, уктан ату, электрон коралдан ату, пауэрлифтинг (яткан килеш штанга күтәрү).

“Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы Уфада 17-19 октябрь көннәрендә уза.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: