Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 20:35

Путин: Соңгы елларда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр артты

“Әмма без ирешелгәннәрдә туктап калырга тиеш түгелбез”, – диде Президент.

Путин: Соңгы елларда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр артты
Путин: Соңгы елларда спорт белән даими шөгыльләнүчеләр артты

Бу көннәрдә Башкортстан Башкаласы Уфада мәртәбәле спорт чарасы – “Русия – спорт державасы” XII Халыкара форумы бара.

Форумның гадәттә ил җитәкчесе Владимир Путин катнашында узуы да аның абруе турында сөйли. Бу юлы да чарага ил Президенты үзе килде. Ул Физик культура һәм спортны үстерү буенча Русия Президенты каршындагы совет утырышын үткәрде.

Уфада Владимир Путинга яңа ачылган спорт объектларын күрсәттеләр. Алар – Көрәш сарае, Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы. Президент Уфадан видеоэлемтә аша Русия төбәкләрендә яңа спорт объектларын ачты.

– Агымдагы елда безнең күп кенә төбәкләрдә заманча спорт объектлары ачылды, – диде ул. – Алар арасында – Пермь һәм Туладагы күпфункцияле спорт комплекслары, без әле булган Уфадагы Ишкәкле слалом буенча комплексның беренче чираты, Көньяк Сахалиндагы су спорты төрләре үзәге, Нефтекамадагы бассейнлы һәм уен залы булган спорт комплексы, Түбән Новгород өлкәсендә, Дзержинскидагы спортның адаптив төрләре буенча әзерлек үзәге.

Без спорт инфраструктурасын эзлекле рәвештә үстерәбез. Гомумән алганда, 2019 елдан бу максатларга федераль бюджеттан шактый сумма – 160 миллиард сум тирәсе – юнәлтелде.

Нәтиҗә буларак, соңгы елларда бездә спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче, үз сәламәтлегенә игътибарлырак һәм җаваплырак караган гражданнар саны артты. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 40тан 56,8 процентка кадәр артты.

Әлбәттә, без ирешелгәннәрдә тукталып калырга тиеш түгел. Планда – ел саен федераль ярдәм исәбенә генә кимендә 350 спорт объекты төзү, аларны беренче чиратта кече шәһәрләрдә һәм авылларда төзү күзаллана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: