Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 16:52

Ишкәкле слаломда кем җиңәр?

Бүген Уфада Ишкәкле слалом комплексы ачылды.

Бүген Уфада “Русия – спорт державасы” форумы кысаларында Ишкәкле слалом комплексы ачылды.

Әлеге комплекс уникаль. Эш шунда: ул ел әйләнәсе эшли, чөнки объектка җылыту электростанциясеннән җылы су килә.

Әйткәндәй, бу бик үзенчәлекле мавыктыргыч спорт төре. Бәлки, ул киң танылмагандыр, ләкин бик популяр һәм 1980нче еллардан бирле республикада үсеш ала. Хәзер инде аның турында күбрәк белерләр һәм спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны артыр дип ышанасы килә.

Бүген биредә “Курай төбәге” дигән халыкара турнир ярышларын ачу тантанасы узды. Турнирда Русиядән һәм БДБ илләреннән 120дән артык спортчы катнаша. Русия җыелма командасының лидеры – якташыбыз, Илеш районы кызы, Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Алсу Минәҗева.

Тантанада Русия Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш һәм Башкортстанның спорт министры урынбасары Артем Новиков катнашты.

– Бүген чираттагы спорт объекты эшли башлады. Аны булдыруга күп көч салган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм аның командасына зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Русиядә ишкәкле слалом тиз үсеш алды. Тиздән Башкортстанда бу спорт өлкәсендә яңа чемпионнар барлыкка киләчәк, дип уйлыйм, – диде Сергей Папуш.

Бу спорт обүектын без күптән көттек, дип билгеләде Артем Новиков.
Аның әйтүенчә, республика илдә югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын уздыру буенча дан тота. Бу ярышларда да сынатмабыз, мөгаен, диде ул.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: