Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 18:27

Фехтованиедә акыл белән корал эш итә

Фехтование буенча ярышлар башланды.

Лилия Нуретдинова.
Лилия Нуретдинова.

Бүген Башкортстан Башкаласы Уфада мәртәбәле спорт чарасы – "Русия – спорт державасы” форумы старт алды.

Аның кысаларында төрле спорт бәйгеләре үтә. Шуларның берсе – фехтование буенча ярышлар.

Әле Олимпия резервы мәктәбендә фехтование буенча ярышлар башланды.

Баш судья, мәктәпнең тренер-укытучысы, спорт мастеры Марат Хисаметдинов әйтүенчә, Русиянең барлык төбәкләреннән 121 спортчы көч сынашачак. Шулай ук Белоруссия һәм Үзбәкстан командалары да килгән.

– Ярышларда 21 яшькә кадәрге ир-атлар катнаша. Алар – ил җыелма командасының иң көчле спортчылары. Җиңүчеләрнең финал көрәше шушы залда ук узачак. Барыгызга да уңышлар телибез, – диде баш судья.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: