Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 17:40

“Чемпион булып тумыйлар, аңа ирешәләр”

Рима Баталова кёрлинг буенча ярышучыларны шулай дип сәламләде. 

https://www.bashinform.ru/
https://www.bashinform.ru/

Бүген 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында керлинг буенча Бөтенрусия ярышлары ачылды. Алар “Русия — спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы кысаларында уза.

Тантанада Дәүләт Думасы депутаты, Русия керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев, Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы Рима Баталова, керлинг буенча дөнья туры генераль директоры Джо Вэлкли, Русия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе катнашты.

– Биредә спортчыларның һәм тренерларның иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтү мөмкинлеге бар. Чемпион булып тумыйлар, ә аңа ирешәләр. Рәхим итегез Башкортстанга! – дип мөрәҗәгать итте ярышларда катнашучыларга Рима Баталова.

Керлинг буенча ярышлар дүрт көн дәвам итәчәк. Аларда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Иркутск өлкәсеннән барлыгы 18 команда катнашачак. Алар – катнаш керлингта (17 яшькә кадәрге Бөтенрусия ярышлары) унике команда һәм ир-атлар арасында (Суперлига этабы) алты команда.

Башкортстаннан ике катнаш көч сынаша – ике кыз һәм ике егет чыгыш ясаячак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: