Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 14:40

Башкортстандагы спорт турында кызыклы 10 факт

Башкортстанда 13 363 спорт корылмасы бар.

Башкортстандагы спорт турында кызыклы 10 факт:
Башкортстандагы спорт турында кызыклы 10 факт:
  1. Бездә 2,175 млн. кеше системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу — республикада яшәүчеләрнең 60 проценты.
  2. 2018 елда спорт үсешенә 4,4 млрд. сум салынса, хәзер — 10,2 млрд. сум.
  3. Башкортстанда 13 363 спорт корылмасы бар. Объектлар саны буенча, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң, 3 нче урында торабыз.
  4. Былтыр берничә эре спорт объекты ачылды. Алар арасында: Уфадагы ябык түбәле футбол манежы, Шаран, Борай, Бурибай авылларында — физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, Акъяр авылында— бассейн, Октябрьский шәһәрендә — Боз аренасы, Уфада Өлфәт Мостафин исемендә БР спорт әзерлеге үзәге.
  5. 2024 елда аларга Уфа шәһәрендәге ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы, Көрәш сарае һәм Фехтование үзәге, «ФИЗРА-Д» һәм «ФИЗРА-Р» ФОКлары, Нефтекамадагы бассейн һәм уен залы белән«Амфибия» спорт үзәге өстәлде.
  6. Тагын 11 зур спорт объекты төзелеше дәвам итә. Мәсәлән, Уфада «Мед» физкультура-сәламәтләндерү үзәге, Октябрьскийда бассейн һәм Стәрлетамакта «Алга» спорт комплексы.
  7. 2023 елда республика спортчылары 3 382 медаль яулады.
  8. 2023 елда эре ярышларда җиңгәннәре өчен 759 спортчы һәм тренер 44,7 млн. сум күләмендә түләү алган.
  9. 2020 елдан алып Русиядә беренче тапкыр Башкортстанда «Авыл тренеры» проекты эшли башлады. Программага ярашлы авыл тренерларына 1 млн. сум түләнә.
  10. «Авыл тренеры» программасы, иң яхшы практикаларның берсе буларак, илнең ике дистәдән артык төбәгендә эшли башлаган.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: