Барлык яңалыклар
Спорт
16 октябрь 2024, 21:15

Спорт форумына кунаклар һәм катнашучылар килә башлады

 Бүген Уфа “Русия – спорт державасы” Халыкара спорт форумы кунакларын һәм катнашучыларын каршы ала. Өч көнгә – 17-19 октябрьдә – безнең башкала Русиянең спорт шәһәре булачак. Без бөтен илдән 200дән артык Олимпия чемпионнарын һәм тренерларын көтәбез, ә барлыгы дөньяның 100 иленнән 5000нән артык кеше кунак булачак.

Уфага форум чараларында катнашу өчен Беларусь Республикасы Милли олимпия комитеты президенты Виктор Александрович Лукашенко килде. Алдагы көннәрдә уфалыларны һәм башкала кунакларын бай спорт программасы көтә. Форум кысаларында керлинг буенча Бөтенрусия ярышлары, профессиональ бокс кичәсе, “Югары лига” баскетбол буенча Русия Чемпионаты матчы, “Курай төбәге” ишү слаломы буенча халыкара ярышлар һәм Бөтенрусия йөрү көне узачак.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: