Барлык яңалыклар
Спорт
16 октябрь 2024, 08:55

Путинга Уфада нәрсә күрсәтәчәкләр?

Башкортстан башкаласы Уфада 2024 елның 17-19 октябрендә “Русия — спорт державасы” форумы узачак, аның барышында РФ Президенты Владимир Путинның эшлекле сәфәре һәм берничә спорт объекты ачылуы көтелә. Төбәк власте дәүләт башлыгы алдында нәрсә белән мактанырга җыена? Оештыру комитеты чаралар үткәрү өчен берничә мәйданчык сайлаган — Көрәш сарае, Фехтование үзәге, БРның Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәге, “Динамо” стадионы, “Уфа-Арена” Боз сарае, Ишү слаломы корылмалары һәм Октябрь проспекты. 

Чыганак: mkset.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: