Спорт
16 октябрь 2024, 14:52

Олимпия уеннары призёрлары һәм җиңүчеләре килде

Бүген  Уфаның халыкара аэропортында Русия Олимпия комитетының зур делегациясен каршы алу тантанасы булды, алар арасында – Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары, тренерлар, шулай ук Русиянең олимпия резервына керүче яшь спортчылар. 150дән артык катнашучыдан торган спорт делегациясе “Русия – спорт державасы” XII Халыкара форумында катнашу өчен килгән. Делегацияне Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков җитәкли.

Чакырылган спортчылар арасында синхрон йөзү буенча җиде тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Ромашина, Олимпия чемпионы, спорт гимнастикасы буенча Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры Никита Нагорный, фехтование буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Софья Позднякова, Русия скелетоны тарихында беренче тапкыр Олимпия чемпионы һәм Олимпия уеннарының бронза призеры Александр Третьяков һәм Русиянең башка иң яхшы спортчылары, тренерлары бар.

Делегацияне БРның спорт министры вазифаларын башкаручы Руслан Хәбибов сәламләде. "Без зур кунакчыл республикабызда Россия Олимпия комитеты делегациясен, чын спорт геройларын сәламләвебезгә шатбыз. "Русия – спорт державасы" Халыкара форумын уздыруга без ул Ульяновскида узганнан бирле 5 ел – 2018 елдан – әзерләндек.  Без мондый зур спорт форумы безнең гүзәл төбәктә һичшиксез узарга тиеш дип уйлап куйган идек", – диде Руслан Хәбибов.

"Бүген сезнең белән булуыма бәхетле. Уфа физкультура һәм спортка мөнәсәбәте белән форумның үзәк мәйданчыгы булырга лаек. Ышанам, форум яхшы дустанә атмосферада узачак", – дип билгеләде Станислав Поздняков. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас