Барлык яңалыклар
Спорт
16 октябрь , 22:29

"Чемпионнар төне" узачак

17-19 октябрьдә Уфада “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы узачак. Форум кысаларында “Чемпионнар төне” һөнәри бокс кичәсен үткәрү планлаштырыла. Форум “Спорт. Гаилә. Русия” һәм һөнәри өлкәдә иң эре дискуссия мәйданчыкларының берсе булачак.

Бокс кичәсе алдыннан БРХөкүмәте Премьер-министры вазифаларын башкаручы, БР бокс федерациясе президенты Андрей Назаров медиа-үлчәү тантанасында катнашты. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан чираттагы тапкыр эре спорт ярышларын уздыру мәйданчыгына әверелә. Соңгы 5 елда республика халыкара дәрәҗәдәге 50дән артык турнирны оештырды.

– Быел инде өченче мәртәбә Халыкара бокс ассоциациясе карары белән Башкортстан “Чемпионнар төне iba” турниры уздыру урынына әйләнә. Бу башкорт бокс мәктәбе казанышларын чираттагы тану. Алда торган турнир республика өчен үзенчәлекле һәм икеләтә җаваплы. Иртәгә Башкортстан масштаблы спорт чарасы – “Русия – спорт державасы” форумын уздыру мәйданчыгы булачак. Ышанам ки, “Чемпионнар төне iba” иң югары дәрәҗәдә узачак һәм боксны Башкортстанда һәм Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда популярлаштыруга ярдәм итәчәк, – диде Андрей Назаров үзенең сәламләү сүзендә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда профессиональ бокс белән 4 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Республикада 499дан артык Русиянең спорт мастерына кандидат, 23 Русиянең спорт мастеры, шулай ук бокс буенча Русиянең 2 халыкара класслы спорт мастеры бар. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: