Барлык яңалыклар
Спорт
30 сентябрь , 17:55

«Русия – спорт державасы»

Форумны үткәрүнең төп майданчыгы яңа гына ачылган Көрәш сарае булачак.

«Русия – спорт державасы»
«Русия – спорт державасы»

Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министр вазифасын башкаручы Андрей Назаров «Русия – спорт державасы» халыкара спорт форумына әзерлек штат режимында  баруын, аңа бөтен министрлыклар һәм ведомстволар, башка җаваплы оешмаларның да игътибарын туплавы тәлап ителә, дип белдерде.

– Хәтерегезгә төшерәм, форумны үткәрүнең төп майданчыгы яңа гына ачылган Көрәш сарае булачак. Ул Русиядә генә түгел, Европада һәм Азияда да иң зур көрәш объектларының берсе. Сарай чаралар үткәрүгә әзер. Хәзер анда түгәрәк өстәлләр һәм утырышлар үткәрү өчен эчке ягы матурлана. Шушы көннәрдә, форумнан тыш, берничә спорт чарасы үтәчәк. Берничә объект – фехтование үзәге һәм ишкәкле слалом комплексы, Нефтекамада «Амфибия» спорт үзәге ачылачак. Алар президентның Уфага сәфәре барышында ачыла, – диде Андрей Назаров.

Хәтерегезгә төшерәбез, «Русия– спорт державасы» халыкара спорт форумы 17 октябрьдә башланачак. Аның девизы – «Гаилә. Спорт. Русия».

Форум кысаларында Уфада Фехтование үзәге һәм Нефтекамада “Амфибия” спорт үзәген ачу да планлаштылган.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: