Барлык яңалыклар
Спорт
23 сентябрь , 18:57

Мәргәннәр ярышкан

Хәйбулла районы спортчысы уктан ату турнирында җиңгән.

Мәргәннәр ярышкан
Мәргәннәр ярышкан
Гыйрфан Мәмбәтов традицион уктан ату буенча ир-егетләр арасында икенче ачык турнирында беренче урынны алган. Чара башкорт халкының милли герое Кинҗә Арслановның якты истәлегенә багышлап үткәрелгән.
Ярышлар 21 сентябрьдә Куергазы районының Кинҗә Абыз авылында үткән.  Чарада республика шәһәр һәм районнарыннан 60ка якын спортчы катнашкан.
Команда зачетында турнир кубогын учалылар яулаган.
 
"Хайбуллинский вестник" гәзите сайтыннан.
 
Мәргәннәр ярышкан
Мәргәннәр ярышкан
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: