Париждагы Паралимпия уеннарында чыгыш ясаган Башкортстан спортчылары Уфага кайтты.
Аэропортта аларны спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, тренерлар, туганнары, җанатарлары якыннары һәм каршы алды. Башкортстаннан илебез җыелма командасы составында Богдан Мозговой, Аделина Рәҗетдинова, Андрей Николаев, Елена Прокофьева, Антон Кулятин, Анна Кулинич-Сорокина, Елена Паутова һәм Андрей Сафронов катнашты. Алар спортның биш төренең өчесендә – җиңел атлетикада, йөзүдә һәм өстәл теннисы буенча чыгыш ясадылар.
– Без Башкортстанда сәламәтлеге чикләнгән кешеләр спорт белән шөгыльләнә алсын өчен яхшы шартлар тудырдык һәм аларны үстерүне дәвам итәбез. Паралимпиячеләрне ярышларга «адаптив спорт Үзәге» республика спорт мәктәбе әзерли. Республикада спортны үстерүдә ярдәм итү безнең өчен зур әһәмияткә ия. Соңгы биш елда 1 400дән артык объект төзелде – бу Русиядә өченче урын. Төбәктә 30 елга беренче тапкыр спорт корылмаларын капиталь ремонтлау программасын эшләтеп җибәрдек. Шәһәрләрдә һәм авылларда заманча тренажерлар куелган спорт мәйданчыклары арта тора. Без һәр урында сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә уңайлы шартларны булдырырга тырышабыз, –диде Башкорстанның спорт министры Руслан Хәбибов.
лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм Русия паралимпия җыелмасы копилкасына 6 медаль китерделәр. Үзләренең чыгышлары белән миллионлаган русиялеләрне шатландырганнары өчен аларга зур рәхмәт. Безнең республика һәм бөтен ил Сезнең белән горурлана, – дип котлады паралимпиячеләрне спорт министры. Гомумән алганда, Башкортстан спортчылары 2 көмеш һәм 4 бронза медаль яулады.
2 урын - Анна Кулинич-Сорокина (сөңге ыргыту F13),
2 урын - Елена Прокофьева (өстәл теннисы, WS11 сыйныфы),
3 урын-Антон Кулятин (5000 метрга йөгерү Т13, 1500 метрга йөгерү т13),
3 урын-Богдан Мозговой (100 метрга аркада йөзү S9 классы),
3 урын-Андрей Николаев (ирекле стильдә йөзү 400 метр S8). Белешмә: 10 көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча спортчылар 20 алтын, 21 көмеш һәм 23 бронза медаль яуладылар. Русия делегациясе составына барлыгы 149 кеше кертелде, шул исәптән 88 спортчы һәм 2 алып баручы спортчы. Русиялеләр 4 дөнья рекорды куйды.
Медаль зачетында команда бүләкләрнең гомуми саны буенча 8 нче урында тора. XVII җәйге Паралимпия уеннары Парижда 28 августтан 8 сентябрьгә кадәр узды. Аларда 171 илдән спортчылар катнашты.