Русия милли командасы составындагы Башкортстан спортчылары Астанада барган V Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарының беренче көнендә 3 медаль яулаган.
Алена Фатыйхова билбау көрәшендә көмеш медаль яуласа, Камилла Зөлкәрнәева бронзага лаек булган. Ә менә 55 килограммга кадәр авырлыкта мас-рестлинг ярышларында катнашкан Ләйлә Шаһисолтанова көмеш медаль алган.
Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов белдерүенчә, Башкортстан атлетлары өчен бу уеннар дүртенчесе һәм алар традицион рәвештә ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Русия милли командасы составындагы Башкортстанның 26 спортчысы көрәштә, атта чабуда, уктан атуда, мас-рестлинг, шулай ук интеллектуаль уеннарда катнаша.
Бөтендөнья күчмә халыклары уеннары 2014 елдан алып үткәрелә һәм ул ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Ул быел 8 - 12 сентябрьдә Казахстанның Астана шәһәрендә үтә. Русия җыелма командасына спортның 21 төре буенча 150 спортчы керә. Әлеге спорт чарасында барлыгы 90 илдән 2500 спортчы катнаша.
БР Хөкүмәте сайтыннан.