Барлык яңалыклар
Спорт
9 сентябрь , 18:26

Безнең делегация Казахстанга барган

БРның спорт министры Руслан Хәбибов республика спортчылары һәм тренерларының зур делегациясе составында Казахстанга V “Бөтендөнья күчмә халык уеннары”н ачу тантанасында катнашу өчен килде. Безнең төбәктән Русиянең милли командасы составында көрәш, ат чабышы, уктан ату, мас-рестлинг кебек спорт төрләрендә, шулай ук интеллектуаль уеннарда 25 спортчы катнашачак. Эш сәфәре барышында Руслан Хәбибов Казахстан башкаласы Астана шәһәренең берничә спорт корылмасында булды.

Делегация барган беренче объектларның берсе – Жаксылык Ушкемпиров исемендәге көрәш сарае. Объектның төп үзенчәлеге аның күп функцияле булуында. Теге яки бу чараны уздыру үзенчәлегенә карап, арена үзәгендәге киңлек яңадан җиһазландырыла. Бу спорт ярышларының, мәдәни-массакүләм чараларның, боксерлар рингы, дзюдо өчен татами, гимнастика, көрәш өчен келәм, тхэквондо өчен даянги, баскетбол, волейбол яки концерт мәйданчыклары кебек җыемнарның төп мәйданчыгы булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның да хәзер көрәш өчен үз аренасы – Уфаның  нәкъ йөрәгендә  урнашкан көрәш сарае бар. Төбәкнең иң эре спорт корылмаларының берсен ачу тантанасы 31 августта башкаланың 450 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.

Делегация барган икенче объект – “Казанат"ипподромы. Ипподромның исеме казах телендәге “қазанат” сүзенә бәйле, ул “саф токымлы чабыш аты” дигәнне аңлата. 10000 тамашачы урыны булганга күрә, ипподром милли ат спорты төрләре буенча төбәк һәм халыкара ярышлар уздыру өчен хезмәт итә. Җәйге вакытта ипподромда фестивальләр, концертлар һәм шоулар оештыралар. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: