Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Октябрьскийга эш сәфәре вакытында боз сараенда булды.
Яңа заманча спорт-сәламәтләндерү комплексы 2023 елның декабрендә ачылган. Объект «Башнефть» ярдәмендә республика белән «Роснефть» компаниясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында төзелгән. Ясалма бозлы арена хоккей һәм фигуралы шуу буенча күнегүләр, тимераякта массакүләм шуу, шулай ук муниципаль, төбәк һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру өчен каралган. Спорт комплексының гомум мәйданы-6,5 мең кв. м. Бина турыдан-туры боз аренасыннан һәм тамашачылар өчен урыннардан тора, шулай ук өч катлы административ-көнкүреш өлеше бар.
Төбәк башлыгы яшь хоккейчыларның ничек шөгыльләнүләрен карады, хореография залында һәм «көмеш яшьтәге» волонтерлар шөгыльләнгән тренажерлар залында булды. Төбәк җитәкчесе боз сарае каршындагы спорт мәктәбе тренерлары һәм тәрбияләнүчеләре белән аралашты, яңа объекттагы шартлар белән кызыксынды һәм укучыларга укуларында, спорт тормышында уңышлар теләде.