Барлык яңалыклар
Спорт
28 август , 13:56

Сәламәт яшьләре булган Дүртөйленең киләчәге өметле

“Спорт балаларны чыныктырып кына калмый, ул аларны максатчан, җаваплы һәм тәртипле булырга өйрәтә”, – ди Дүртөйленең  “Авыл тренеры” республика программасында катнашкан йөзү буенча тренеры Радим Фәтхелбаянов.

Кушнаренко районында туып-үскән егет, тугызынчы сыйныфтан соң, Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре шәһәрендәге филиалының көллиятендә “тренер-преподаватель” белгечлеге буенча белем алган. Хәрби хезмәттә булган, аннан кайткач,  Уфа фән һәм технологияләр университетына читтән торып укырга керә. Тиздән  бакалавр дәрәҗәсе алып чыгачак.

Радим Фәтхелбаянов республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан 2020 елда булдырылган “Авыл тренеры” программасы турында ишеткәч анда катнашырга уйлап йөргән.

“Олимпиец” спорт мәктәбендә 2019 елда эшли башладым. Быел “Авыл тренеры” программасында катнаштым. Миллион сумлык сертификатны машина сатып алуга тотындым. Машина булу гаиләм өчен дә, төрле спорт ярышларына йөргәндә дә уңайлы.  Балалар белән эшләү ошый, аларның дәртләнеп тренировкаларга килүләрен, бер-берсе белән ярышырга теләүләрен, кечкенә адымнар белән булса да җиңүләргә омтылуларын күзәтү җанда рәхәтлек тойгысы уята. Балаларның сәләтләре төрле була, кемдер бер ай дигәндә йөзәргә өйрәнә, кемгәдер кайчакта ярты ел кирәгергә мөмкин. Әмма иң мөһиме – алар шөгыльле. Вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрәләр.

 Йөзү хәвефсез спорт төрләренең берсе генә түгел ул.

Йөзү белән шөгыльләнү  кешенең умыртка сөягенең туры, төз булуына уңай йогынты ясый, организмга гомум алганда яхшы тәэсир итә, аеруча йөрәк-кан тамырлары системасына. Йөзгән вакытта  умыртка сөягенә булган йөкләнештән табигый рәвештә арынасың”, – ди Радим Фәтхелбаянов.

 Радим Радик улы 7дән 15 яшькә кадәрге 15әр баладан торган  4 төркемгә тренировкалар үткәрә. Йөзүгә  кызларга караганда малайлар күбрәк  йөри, ди ул.

–Йөзү буенча ярышларга йөрибез. Ярышлар  тренер өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим. Тренерның эшенең нәтиҗәсе күренсә, ярышлар балада мотивация тойгысы уянуга, спорт көндәшлеге барлыкка килүгә, призлы урыннарга омтылуга этәргеч бирә. Ата-аналар балалардагы мондый үзгәрешләргә бик шат, әлбәттә.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның 2020 елның 21 февралендәге массакүләм спортны һәм физик культураны үстерүгә багышланган утырышындагы чыгышында республика Башлыгы Радий Хәбиров болай дип сөйләгән иде: “2020 елда без “Авыл тренеры” программасын булдырдык. Аның асылы нидә? Тренерга 600 мең сум күләмдә грант бирелә. Моның өчен ул авылда, ким дигәндә биш ел эшләргә тиеш. Әлегә без алдан күзаллаганга караганда ике тапкырга күбрәк заявкалар алдык. Ягъни программа бик кирәк, аңа ихтыяҗ зур. Ел саен без 100гә кадәр тренерга шундый грантлар бирергә ниятлибез”.

“Авыл тренеры” программасы БР Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән булдырылды. Бу программа авылларда яшәүче меңләгән балага белгечләр җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирде. Физкультура факультетларын тәмамлаучылар туган авылларында эшли башлады.

Бүгенге көндә (2024 елда)  программа буенча түләүләр 1 миллион сум тәшкил итә.

 4 ел эчендә проект кысаларында 176 тренер түләүләр алды. Алар республикабыз районнарында эшли. Быел 21 тренер-преподаватель әлеге түләүләрне алган да инде.

“Гомумән алганда, мин, чыннан да  спортны яратучы кеше буларак, спорт безнең тормышыбызны яхшы якка үзгәртә, яшьләргә дөрес юл, ничек яшәргә икәнен күрсәтә алган бик аз күренешләрнең берсе дип саныйм”, – дигән иде Радий Хәбиров.

Бик дөрес сүзләр бит. Кешенең бәхетле, имин тормышының мөһим шартларының берсе – сәламәтлек. Сәламәт кешенең кәефе күтәренке була, аның дәрте  ташып тора, максатлары, омтылышлары була. Ә спортның кеше  сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле икәнен барыбыз да беләбез. Болар буш сүз түгел. Ата-аналар да балаларын спортка алардан күпмедер вакытка ял итү яисә алардан котылыр өчен бирми. Алар балаларының якты киләчәге турында уйлана. Республика Башлыгы Радий Хәбиров булдырган “Авыл тренеры” программасы бу уңайдан зур әһәмияткә ия. Авыл җирендә яшәүче тренер-преподавательләр торак шартларын яхшырта, кайсыбер башка ихтыяҗларын канәгатьләндерә, балалар спорт белән бушлай  шөгыльләнә. Кем әйтмешли, бар да бәхетле һәм канәгать.

Дүртөйле районы хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура, спорт һәм туризмны үстерү бүлеге начальнигы Данил Заһир улы ДӘҮЛӘТОВТАН районда спорт үсеше турында сораштым.

“Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр  дә спорт белән актив шөгыльләнә. “Олимпиец” спорт мәктәбенә Дүртөйле шәһәрендә яшәүчеләр генә түгел, якын-тирә авыллардан да киләләр. Биредә  йөзү, волейбол, мини-футбол, дзюдо,  самбо,  аэробика, өстәл теннисы, тренажерлар залы бар. Күптән түгел генә спорт мәктәбенә  капиталь ремонт ясалды. Аннары Дүртөйледә боз сарае төзелеше башланырга  тора. Документлар әзер, бина өчен җир участогы бар, сметасы бар”.

Әйткәндәй, быел гыйнвар аенда ЦУРда узган киңәшмәләрнең берсендә Радий Хәбиров бу хакта болай диде:

“Дүртөйледә боз сарае төзергә карар иттек. Проект бар, территориясе бар. Төзелеш башы – 2025 ел. 2025-2026 елларда төзеп бетерергә кирәк”.

Болай булгач, сәламәт, максатчан, актив һәм дәртле  яшьләре (һәм, әлбәттә инде, өлкәннәре дә) булган Дүртөйленең киләчәге өметле. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: