3 яшь спортчыбыз 4 алтын, 5 бронза белән кайтып килә!
Казахстанда янгын сүндерү спорты буенча узган IX Дөнья Чемпионатында Башкортстаннан 3 спортчы кыз Русия җыелма командасы составында катнашты.
Алар барлык спорт төрләрендә дә аерылып тордылар һәм 4 алтын, 5 бронза медаль яуладылар.
Валерия Булыгина кечеләр төркемендә шәхси зачетта «Штурмлау баскычы» ярышында җиңеп, бронза яулады.
Даяна Нәфыйкова өлкәннәр төркемендә шәхси зачетта «Штурмлау баскычы» ярышында җиңеп, бронза яулады. Шулай ук, Даяна “Янгын эстафетасы” команда төрендә алтын һәм “Хәрби җәелеш” ярышында бронзага лаек булды.
Александра Тягушева уртанчылар төркемендә “Янгын эстафетасы” команда төрендә алтын һәм “Хәрби җәелеш” ярышында бронзага ия булды.
Ә шәхси зачетта “Каршылыклар аша 100 метр араны үтү” ярышында Александра 3 урын яулады.
Без сезнең белән горурланабыз, кызлар! Хәерле юллар, исән-сау кайтып җитегез