Барлык яңалыклар
Спорт
16 август , 13:21

Тау үрләрен яуладылар

Үткән ял көннәрендә Белорет районының Отнурок авылы янында Уралның төп спорт чараларының берсе - “Malidak” спорт фестивале үтте.

Тау үрләрен яуладылар
Тау үрләрен яуладылар
Сигезенче тапкыр үткәрелгән узышта  илнең 45 төбәгенән 2700 трейлраннинг (табигый рельеф буенча йөгерү) һәм скандинав йөрешен яратучылар 10 дистанциядә ярышты. Һәр спортчы яше һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча үзенә яраклы дистанцияны сайлады.
  “Malidak” - республикадагы күләмле тау фестивале, ул ел саен 6 меңнән артык катнашучыны һәм тамашачыны җәлеп итә. Фестиваль чикләрендә Урал тауларының иң мөһим тау түбәсе буйлап 100 чакрымлык катлаулы йөгерү ультрамарафоны үтә, катнашучылар бу дистанцияне 20 сәгать дәвамында йөгерә.
“Malidak Ultra” традицион рәвештә төрле катлаулылык һәм матурлык дәрәҗәсендәге трейлларны үз эченә алды (5-тән 78 чакрымга кадәр): скандинав йөреше, рогейн, балалар стартлары һәм гаилә квесты.
Фестивальнең титуллы ярышы - “Malidak Ultra Hard” 78 чакрым озынлыкны һәм 3215 метр биеклекне тәшкил итте. Катнашучылар Ялангач, Рассыпная, Кирәл, Җиләкташ тауларына күтәрелде, Торна сазлыгы аша үтте. 
“Malidak Ultra Light” - шулай ук җитди трасса, аның озынлыгы  62 чакрым һәм 2500 метр биеклеккә күтәрелү таләп ителде. Маршрут Ялангач, Кирәл таулары түбәсе аша үтте.
Быел һава шартлары аркасында оештыручыларга ультрадистанцияләрне кыскартырга һәм маршрутлардан уникаль Ирәкташ тау сыртларын алып ташларга туры килде.
“Malidak Ultra Hard” төп ультрамарафон дистанциясендә абсолют җиңүче Антон Казаков булды. Ул ярышны 10 сәгать 42 минут 7 секундта тәмамлады.
Бу дистанциядә хатын-кызлар арасында беренче булып Ольга Адова килде.  Ольгага бу катлаулы тау ультрамарафонын үтү өчен 12 сәгать 46 минут 48 секунд таләп ителде.
Оештыручылар өлкәннәр һәм балалар өчен бай программа әзерләгән: ук ату, волейбол, скаладр, йога, батут, аркан паркы, күңел ачу паркы, планетарий, реактив лаборатория,  спорт мәйданчыклары, осталык дәресләре,  күңелле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Моннан тыш, һәр кичтә кунаклар өсөн кичке программа - DJ-сетлар, яктылык шоуы, концерт оештырылды.
Ярышлар барып җитүе авыр булган таулы урында уткәнлектән, урында Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары дежур итте, алар катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итте һәм штаттан тыш хәлләргә тиз арада җавап бирергә әзер булды.
Әйткәндәй, фестиваль “Malidak” стартлар сериясенә керә, ул тагын өч ярышны үз эченә ала: "Ирәмәл ярыш", "Zuratkul Fest", "Zigalga Trail" кышкы ярышы. Соңгысы 7 декабрьдә Чиләбе өлкәсенең “Зигальга”  милли паркында үтә. Фестиваль чикләрендә альпинизм буенча Волга буе һәм Урал федераль округлары, Башкортстан Республикасы чемпионатлары, скайраннинг-марафоннар; альпинизм буенча Башкортстан Кубогы, скайраннинг-ярыш үтәчәк.
  Башкортстан Республикасында физик культураны һәм күмәк спортны үстерү сәламәт җәмгыятьне формалаштыруда һәм халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуда мөһим роль уйный. Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафынан спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аеруча игътибар бүленә, бу төбәкнең бөтен халкы өчен спорт менән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга булышлык итә. Төбәктә 2,175 миллионнан артык кеше физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә (физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен булган чикләүләрне исәпкә алып), бу 58,2 процент тәшкил итә (2022 елда 56,1 процент).
 
Эдуард Дәүләтбаев фотолары.
Автор: Рәсимә Салихова.
"Урал" гәзите сайты.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: