Шәһәрдә ата-аналар балаларын төрле спорт түгәрәкләренә йөртә, бу хакта коллегаларымнан да, классташларымнан да ишетеп беләм. Соңгы арада әлеге күренеш аеруча актуаль, чөнки ата-аналар эштә чакта бала-чага үз иркендә, алар я күзләрен бетереп телефонда “утыра”, я урам буенда йөри. Ә урамда, кызганычка каршы, кемнәр генә юк, телефонда утыруның файдалы түгеллеген яхшы беләбез... Спорт түгәрәкләренә җәлеп ителгән балалар исә ике куянның койрыгын берьюлы тота. Алар сәламәтлекләрен дә ныгыта, вакытларын да файдалы үткәрә.
Күптән түгел район үзәгендә яшәгән туганыма кунакка бардым, бу вакытта аның ике баласы да өйдә юк иде. Берсе спорт җыеннарына киткән, икенчесе – футбол түгәрәгенә. Туганым исә хәзер район тирәсендә дә спортка зур игътибар бирелә, тренерлар өчен төрле программалар бар, алар читкә, китәргә омтылмыйча, үзебездә җиң сызганып эшли, дип сөйләде.
Гомумән соңгы елларда республикада спортка зур игътибар бүленә. Радий Фәрит улы Хәбиров, Республика Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спорт үсеше сораулары буенча совет утырышында чыгыш ясап, бу хакта болай диде:
“Без республика районнарында спорт үсешенә зур игътибар бүләбез. Бу бик мөһим. Нәкъ районнарда бөек спортчылар туа. […] Физик культура һәм спорт сораулары турында югары дәрәҗәдә фикер алышуыбыз мөһим. Без җәмгыятькә физик культура һәм спорт – республиканың дәүләт сәясәтендә зур әһәмияткә ия юнәлеш, дигән яхшы сигнал бирәбез. Без төзегән объектларда балалар спорт белән башлыча бушлай шөгыльләнергә тиеш. Бу мәсьәләне без максималь дәрәҗәдә тормышка ашырырга бурычлы, аеруча спорт өчен түләргә мөмкинлеге булмаган уртача керемле гаиләләр өчен. Бу без омтылган төп һәм амбициоз максат. Аңа ирешү өстендә эшләячәкбез”.
Бу уңайдан “Авыл тренеры” программасы хакында яңадан искә төшереп үтү урыны булыр.
Программа старт алганда түләүләр 600 мең сум тәшкил итсә, бүген бу сумма 1 миллион сумга тигез.
Түләүләрне торак яисә торак төзелешенә, җир участогы, машина сатып алуга, шулай ук ипотеканы каплауга һәм укуга түләр өчен кулланырга мөмкин.
Төп шарт – белгеч авыл җирлегендә (яисә халкы 100 мең кешегә кадәр булган бәләкәй шәһәрләрдә) 5 ел эшләргә тиеш.
Былтыр гына Агыйдел, Күмертау, Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Ишембай, Куергазы, Туймазы, Уфа, Яңавыл районнарында 25 спорт төре буенча эшләүче 55 тренер компенсация алу бәхетенә ирешкән. 4 ел эчендә исә 176 тренер барлыгы 134,8 миллион сум акча алган.
Язмамның герое – Дәүләкән шәһәрендә “Авыл тренеры” программасында катнашкан Рөстәм Ринат улы Исламов:
“Мин “Самбо-75” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә самбо көрәше һәм грэпплинг спорт көрәше буенча тренер-преподаватель булып эшлим, шулай ук “Малышка” 9нчы санлы балалар бакчасында сөйләм белән проблемалары булган балаларга АФК (адаптив физик культура) алып барам.
–Спортка килүегез хакында җентекләбрәк сөйләгез әле.
–Мин Дәүләкәндә туып-үстеп. Балачактан спорт белән шөгыльләндем, әтием мәктәп яшенә кадәр спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә сөю тәрбияләде. Беренче сыйныфка барганда мин инде физик яктан кайсыбер күнекмәләрне белә идем. Үз-үзеңне яклау, көрәш элементларын өйрәндем. Мәктәпкә төшкәч, “Самбо-75” балалар-үсмерләр мәктәбе турында белдем, шунда ук анда язылдым. “Самбо-75”тә шөгыльләнә башлагач, яхшы нәтиҗәләр күрсәттем. Шәһәр беренчелегендә җиңү яуладым, соңыннан республика ярышларында катнашып, җиңдем. Аннары Башкортстанның җыелма командасында чыгыш ясадым, бөтенсоюз турнирларында җиңүләр яуладым. Самбо буенча Русия беренчелегендә җиңүче һәм дзюдо буенча беренчелектә өченче призер булдым. Аннары самбо клублары арасында дөнья җиңүчесе булдым, миңа самбо буенча халыкара класслы спорт мастеры һәм дзюдо буенча спорт мастерына кандидат исеме бирелде.
Армиядә хезмәт иттем. Хәрби хезмәттән соң үз көчемне тренерлык эшчәнлегендә сынап карарга булдым. Мин кайчандыр үзем шөгыльләнгән “Самбо-75” балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә килдем дә аның директорына балаларга тренировкалар үткәрү теләге турында сөйләдем. Ул шатланып мине эшкә алды. Мин бер төркем балалар җыйдым. Эшли башладым. Әмма кайсыдыр моментта теория буенча белемнәрем җитеп бетмәвен аңладым. Һәм М. Акмулла исемендәге БДПУга “Физик культура” факультетына читттән торып укырга кердем. Җитәрлек белем тупладым, балаларда спортка сөю тәрбияләвемне дәвам иттем.
–Әмма бу гына аз кебек тоелган ахры сезгә?
–Әйе, төрле бәйрәмнәрдә һәм ярышларда мин еш кына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның спорт белән шөгыльләнгән сәламәт балаларны кызыгып карап торуларын искә алганым булды. Мин аңлый идем: аларның да спорт белән шөгыльләнәсе килә, алар да ниндидер уеннарда катнашырга хыяллана. Һәм миндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү теләге уянды. Әмма алган белемем җитми булып чыкты. Монда, бәлки, районда җирле дини оешма җитәкчесе, имам-мөхтәсиб булуымны да әйтеп китү урынлы булыр. Һәм уй-фикерләремне белгән БР Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Айнур Биргалин миңа ярдәм итте. Әлбәттә, мин моңа бик куандым. Ул минем өчен Башкорт физик культура институты аша укуымны оештырды. Шулай итеп, югары физик культура белеменә ия булгач, мин БИФКта яңадан әзерлек үттем һәм “АФК (адаптив физик культура) буенча тренер” дипломы алдым. Мәктәптә миңа сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләргә тәкъдим иттеләр һәм “Малышка” 9нчы санлы балалар бакчасына юнәлттеләр. Барлыгы 100дән артык бала белән шөгыльләнәм. АФК (4 төркем), самбо һәм грэпплинг буенча буенча 6 төркем балаларга тренировкалар үткәрәм. Балалар белән бу единоборстволар белән генә шөгыльләнмим, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тәгаенләнгән “Сәламәтлек төркеме”н дә алып барам. Бу төркемдә балаларны тулы куәткә самбо яисә грэпплинг белән шөгыльләнә башларга әзерлибез. Әмма гомумән алганда миңа тренировкаларга йөргән балалар самбо һәм грэпплинг белән берьюлы шөгыльләнә. Ике төр көрәш алымнарын да белә алар. Мәсәлән, әгәр ниндидер шәһәрдә самбо буенча ярышлар уза икән, без самбо буенча ярышларга чыгабыз, әгәр грэпплинг буенча ярышлар игълан итәләр икән, шул ук балалар (шул исәптән грэпплинг алымнарын белүчеләр) грэпплинг буенча ярышларга чыгалар.
–“Авыл тренеры” программасында катнашуыгызның тарихы ничек булды?
“Авыл тренеры” программасының эшли башлавы бик әйбәт булды. Бу проект турында мин белми идем. Республика Башлыгы Радий Фәрит улына, мәктәп җитәкчелеге һәм район хакимияте башлыгына зур рәхмәт, алар ярдәме белән шундый хөрмәткә лаек булдым. Тренерлар өчен бу зур бүләк, һәм мин грант алган шундый ук башка тренерлар исәбенә керүем белән бик бәхетлемен.
–Грант кчасын нәрсәгә тотындыгыз?
–Мин күп балалы әти. Хатыным Эльвира белән 9 бала үстерәбез. Шуңа гаиләбезгә күптән зур һәм уңайлы машина кирәк иде. Әлеге грант бу проблеманы хәл итте. Эшкә йөргәндә дә, гаиләм өчен машина бик зур ярдәмче.
Рөстәм Ринат улы сүзләренчә, балалар һәм ата-аналар бик шат һәм канәгать. “Аннары, миңа балаларга көрәш алымнарын өйрәтү генә мөһим түгел, минем өчен баланың югары әхлаклы булуы әһәмиятле. Спортчы булган бала җаваплылык хисенә ия булырга, ата-аналар белән, җәмгыятьтә теге яисә бу хәлләрдә үзен контрольдә тота белергә кирәклеген аңларга тиеш. Ул тәртипле, акыллы, тыйнак булырга тиеш. Һәм тренировкаларга йөргән вакытта өйрәнгән алымнарны иң ахыргы (мәсәлән, үз-үзеңне яклаганда яисә кимсетелгәннәргә ярдәм итәргә теләгән) очракларда гына кулланырга тиешлеген аңларга бурычлы. Көчле кеше кемнедер егып сала алуы белән көчле түгел, киресенчә, ачуы чыкканда үзен тыя алуы, төрле моментларда дөрес карар кабул итүе белән көчле. “Мин – чемпион!” – дип күкрәк киереп йөрү кирәкми. Тирә-яктагылар, күршеләр, ата-аналар сине хөрмәт итсен яратсын өчен, оялчан һәм тыйнак булу кирәк. Бу очракта мин дә, тренер буларак, ата-аналарыгыз да сезнең белән горурланачак, дип аңлатам мин балаларга. Минем максатым – балаларны югары әхлаклы, лаеклы кеше итеп тәрбияләү, алар ата-аналарын яратсыннар, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булсыннар, игелекле гамәлләр кылсыннар, яхшылыкка омтылсыннар.
Сер түгел, барысының да көрәшкә сәләте булмаска мөмкин, әмма бала барыбер тренировкага килгән, ул залда шөгыльләнә, вакытын организмының – физиологик яклап, күңеленең рухи яклап үсеше өчен файдалы үткәрә. Балада дисциплина барлыкка килә, ул җаваплырак була башлый, аңа ниндидер бурычлар йөкләнгәнен аңлый, аңарда коллективлык рухы үсә.
Балалар үзара аралаша. Атнасына бер тапкыр тренировка вакытында балалар белән чәй эчәбез. Уйный торган көн дип атыйбыз без аны. Сөйләшәбез, арашалабыз. “Самбо-75” балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең филиалы булган “Друг природы” лагерена барабыз”, – дип сөйләде.
Спорт ул кешенең холкын дә тәрбияли, аның асылын билгели. Менә шуның өчен бу спортка зур әһәмият бирәчәкбез”, – дигән иде Радий Фәрит улы 2018 елның декабрендә Ярмәкәйдә физик культура һәм сәламәтләндерү үзәген ачканда. Тренер Рөстәм Ринат улы Исламов үз мисалында әлеге максатның уңышлы тормышка оештырылуын раслый.