Уеннарда Русиянең 15 спортчысына гына катнашырга рөхсәт иткәннәр иде. Алар: теннис буенча —7 спортчы, байдаркада һәм каноэда ишү буенча — 3, велосипедта узышу буенча —3, батутта сикерү буенча 1 спортчы һәм 1 йөзүче. Халыкара Олимпия комитеты карарына ярашлы, безнең атлетлар нейтраль статуста катнашты. Алар Русия байрагы һәм гимныннан башка чыгыш ясады, медальләре таблода күрсәтелмәде. Русиянең бердәнбер наградасына теннисчы Мирра Андреева һәм Диана Шнайдер лаек булдылар. Алар парлы разрядта Олимпия турниры призерлары булды.
Җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр тудырган Уеннарның ачылу тантанасыннан аермалы буларак, Олимпиаданың ябылуы классик форматта үткән. Спортчылар зур стадионда популяр җырчылар чыгышлары астында ял иткәннәр, көярмәннәр исә театрлаштырылган шоу караган. Француз пианисты һәм композиторы Ален Рошемның һавада «йөзеп» рояльдә чыгыш ясавы шоуның иң тәэсирле өлеше булган.
Олимпия аләмен флагштоктан төшергәннән соң, стадион түбәсеннән Американың данлыклы артисты Том Круз «очып» төшкән. Голливуд кионоактеры спортчыларны сәламләгән, аннары аләмне алып, мотоциклда стадионнын чыгып киткән. Күрсәтелгән видеороликта ул Олимпия аләмен атлетларга тапшырган. Киләсе Җәйге Олимпия уеннары 2028 елда Лос-Анджелеста үтәчәк.
Фото: news.sportbox.ru