Франция башкаласында бу ярышлар 28 августтан 8 сентябрьгә кадәр узачак.
– Мондый катлаулы чорда һәр спортчыбыз өчен аерым дулкынлану кичерәчәкбез. Состав көчле һәм без аларга уңышлар телибез, һәр спорт төре буенча яхшы нәтиҗәләр көтәбез, – диде БР спорт министры Руслан Хәбибов.
XVII җәйге Паралимпия уеннарында катнашачак безнең спортчылар:
Йөзү: Мозговой Богдан (тренер Трухачев Сергей Викторович), Разетдинова Аделина (тренер Трухачев Сергей Викторович), Николаев Андрей (тренер Кирәев Фәнил Хәлил улы).
Өстәл теннисы: Прокофьева Елена (тренер Байракова Ольга Владимировна).
Сукырлар арасында җиңел атлетика: Кулятин Антон (параллель зачет, Новосибирск өлкәсе) Кулинич-Сорокина Анна Паутова, Елена Осиповна (Сафронов Андрей – лидер), тренер Буйлов Петр Захарович.
Уңышлар сезгә, егетләр, кызлар.