Барлык яңалыклар
Спорт
9 август , 01:59

Спорт – ул сәламәтлек, җан рәхәте

Башкортстан спорт корылмалары саны буенча илдә өченче урынны били.

Эдуард Галиевның шәхси архивыннан.
Фото:Эдуард Галиевның шәхси архивыннан.

Спортны кайберәүләр  ниндидер  өстәмә, бик үк мөһим булмаган өлкә кебек кабул итә. Ләкин  спорт төрләренең күплеген,  бихисап мәктәпләрне күз алдына китерсәк, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, стадионнарга, боз сарайларына йөрүчеләрне искә алсак,  үз гомерләрен спортка багышлаучыларның никадәр күп икәнлеген аңларга була. Кайберәүләр өчен спорт яшәү рәвешенә әйләнә. Язмамның герое Эдуард Галиев  – шуларның берсе. Кечкенәдән волейбол белән шөгыльләнә ул.

“Картәтием дә волейбол белән кызыксынды, әтием дә. Шуңа, бәлки, балачактан шушы спорт төренә тартылганмындыр. 16нчы гимназиядә укыганда тәүге тренерым Вячеслав Седов булды. 2, 3 сыйныфта  ук шөгыльләнә башладым дисәм дә була, ә менә 10 яшьтән җитди спорт башланды. Атнага 2-3 тапкыр секциягә йөрдем. Тәүге ярышларда 6нчы урын алдыкмы икән, төгәл хәтерләмим дә. 11 яшьтә БР җыелма командасына сайлап алдылар. Әмма, ни кызганыч, мин ул вакытта кулымны сындырдым, 5нче һәм 6нчы сыйныфта тренировкаларны калдырырга туры килде. Ә иптәшләрем ярышларда җиңү яуладылар, бу икеләтә үкенеч кебек тоелган иде ул вакытта. Шулай итеп, 7нче сыйныфтан мин дәртләнебрәк һәм үҗәтләнебрәк, әйтерсең лә яңабаштан,  волейбол белән шөгыльләнә башладым. Шушы ук вакытта  без Уфа районының Шамонино авылына күчендек. Һәм мин, БРның җыелма командасы составында буларак, ярышлар алдыннан көн саен диярлек дәресләрдән соң Уфага “Урал” волейбол клубына тренировкаларга йөри идем”.

–Мәктәп еллары тәмамлангач, булачак һөнәреңне спорт белән бәйләдеңме?

–Юк,  2018 елда мин УДАТУга  авиация двигательләре факультетына укырга кердем. Шулай да спортны ташларга уемда юк иде. УДАТУда волейбол белән шөгыльләнүне дәвам иттем. Казанда узган авиация вузлары арасында чыгыш ясап,  көмеш һәм бронза алдык. Өченче һәм дүртенче курста укыганда гадәти  стипендиягә өстәп спорт стипендиясе  дә түләделәр. Кыскасы, спортны мин  бик яратам, шуңадыр да микән, вузны тәмамлаганда мин  тренер белгечлеге дә алдым. Ике диплом алдым булып чыга. Вуздан соң эшкә урнаштым. Әмма барыбер спорттан аерылмадым. Ел саен Шамонино авылы мәктәбендә ноябрьдә (Халыклар бердәмлеге көнендә, кышкы каникуллар вакытында) өлкәннәр өчен волейбол турнирлары оештырабыз.

–Ялгышмасам, син бүгенге көндә тренер булып эшлисең.

–Әйе, фатир сатып алып Миловкага күченгәч, башыма шундый уй килде. Минем әнием дә укытучы, бәлки, үз белемеңне башкаларга бирү теләге нәселдән дә киләдер.  Кыскасы, көндез мин  төп эшемдә инженер булып эшлим, кичләрен балалар өчен тренировкалар үткәрәм.  2021 елның ноябрендә Алексеевка авылында “Сокол” Балалар волейбол мәктәбе оештырдым. Ике төркем тәрбияләнүчеләрем бар. Барлыгы 40тан артык төрле яшьтәге балалар йөри. Кызлар да, малайлар да шөгыльләнә. Кече төркемгә беренче сыйныфтан да йөрергә була, өлкән төркемдә 13-17 яшьлекләр шөгыльләнә. Кем әйтмешли, бездә бар да җитди: махсус форма тектерәбез, балалар һәм үсмерләр спорт формасына  үзләре теләгән номерны сайлый. Бу үзе бер мавыктыргыч процесс. Тренировкалар Алексеевка мәктәбендә уза. Уңышлар да  сөендерә: малайлар командасы  Уфа районы буенча  ярышларда беренче урын алды, Башкортстан буенча  ярышларда да катнаштылар. Кызлар командасы көмеш  медальгә ия булды. Сүз дә юк, шундый нәтиҗәләр балаларны дәртләндерә, яңадан-яңа җиңүләргә әйдәп тора. Өлкәннәр өчен дә турнирлар оештырабыз. Мәсәлән, быел февральдә икенче ел рәттән “Волейбол буенча Алексеевка авылы кубогы”  дигән зур турнир үткәрдек.  Анда кече яшьтәгеләр, ир-атлар, хатын-кызлар командалары үз көчләрен сынады.  10 августта “АлексФест 2024”  ачык һавада  волейбол фестивале үтәчәк. Биредә Алексеевка, Шамонино,  Николаевка, Миловка, Михайловка авыллары, Иглин районының волейбол командалары һәм башкалар катнашачак. Спорт ялкауларны яратмый дип юкка әйтмиләр, шуңа хәтта каникулларда да ярышлар оештырабыз. Ата-аналар балаларының спорт белән шөгыльләнүләренә шат. Кем белә, алар спортта булмаса, бәлки, сыра эчеп, тәмәке тартып, эшсезлектән интегеп йөрерләр иде. Ә әле буш вакытларында да кулларыннан туп төшми. Әлегә минем кызым кечкенә, әмма үсә төшкәч, аны спортка бирергә уйлыйм. Спорт ул – сәламәтлек тә, җан рәхәте дә.

 

Республикада физик культура һәм массакүләм спорт үсеше

Физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыять формалаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыруда мөһим роль уйный. Шуңа да Башкортстанда  спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аерым игътибар бирелә. Бу исә төбәкнең барлык халкы өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга ярдәм итә. Республикабызда  физик культура һәм спорт белән даими рәвештә 2,175 миллионнан артык кеше шөгыльләнә Бу гомум халыкның 58,2% тәшкил итә (2022 елда – 56,1%).

Ел саен республикада  800 меңнән артык кеше катнашлыгында  15,5 меңнән артык физкультура спорт-массакүләм чаралары үткәрелә. Бу комплекслы спартакиадалар, фестивальләр, Универсиадалар, төрле тармак бәйрәмнәренә һәм истәлекле даталарга багышланган чаралар – спорт декадасы, кышкы спорт төрләре көне, Русия чаңгы  эзе, Олимпия көне, физкультурачылар көне, Милләтләр кроссы, Йөреш көне һәм башкалар.

2022 елдан башлап югары уку йортлары арасында БР Башлыгы кубогына җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча Универсиада үткәрелә. Универсиада 30 спорт төре буенча уздырыла. 2022-2023 уку елларында әлеге спорт форумында 3000нән артык кеше катнашкан. Шулай ук ел саен республиканың 93 урта һөнәри белем бирү уку йорты арасында комплекслы спартакиада үткәрелә. Спартакиада программасына 19 спорт төре буенча ярышлар керә, ярышларда 92 000нән артык кеше катнаша.

2023 елда 16 коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма физкультура-массакүләм чаралар оештыру һәм уздыру өчен үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алды.

ГТО. Балалар һәм үсмерләр спорты үсеше

Республика ГТО комплексын уңышлы тормышка ашыра. Бу яшьләрнең спортка  кызыксынуын үстерә.

Гомумән республикада балалар-үсмерләр спорты үсеше төбәк сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Соңгы елларда балаларның һәм яшьләрнең  спортка кызыксынуларын арттырыр, талантлы һәм сәләтле спортчыларга ярдәм күрсәтү өчен күптөрле чаралар күрелде. Башкортстанда 141 спорт төре үсешә, шулар арасында 34 база спорт төре бар. Физкультура-спорт юнәлешендәге 133 иҗтимагый берләшмә теркәлгән, шуларның 122се – аккредитацияләнгән төбәк спорт федерацияләре. “Спорт көрәше – мәктәпләргә” федераль программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проектка 13 086 укучы катнашлыгында республиканың 83 гомум белем бирү оешмасы җәлеп ителгән.

Республикада балалар һәм яшьләр өчен төрле массакүләм спорт чаралары һәм ярышлары үткәрелә. Боларның барысы да балаларга үзләренең спорт сәләтләрен күрсәтергә, ярышлар тәҗрибәсе тупларга һәм арытаба үсешкә дәрт алырга мөмкинлек бирә. Балалар-үсмерләр спортының сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда һәм яшьләр арасында физик активлыкны үстерүдә роле гаять зур.  Бу үсмерләрдә  лидерлык сыйфатларын, дисциплина, команда рухын тәрбияләүдә булышлык итә. Республика җитәкчелеге һәр баланың спорт белән шөгыльләнү һәм спорт карьерасында югары үрләргә ирешү мөмкинлеге булсын өчен инфраструктура һәм ярдәм программаларын үстерү өстендә актив эшләвен дәвам итә.

Спорт объектлары  төзелеше һәм реконструкциясе

Әлбәттә, спорт белән елның һәр мизгелендә, төрле һава шартлары  вакытында өзлексез  шөгыльләнер өчен шартлар кирәк. Соңгы елларда спорт объектларын модернизацияләү һәм яңаларын төзү эше республикада  актив бара. Спорт корылмалары саны буенча Башкортстан Мәскәү шәһәреннән һәм Мәскәү өлкәсеннән кала 3 нче урында тора (Мәскәүдә – 27826 объект, бездә – 13363 объект). Гражданнарның алар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 74,5% тәшкил итә.  Ил буенча  бу күрсәткеч 61,4% тәшкил итә).

Спорт объектлары төзелеше дигәннән, республикага Радий Хәбиров җитәкчелек итә башлагач, башкала да,  муниципалитетлар да спорт объектлары төзелеше “бумы” кичерә дисәң һич арттыру булмас. Кышын Уфада  Газпромның социаль проекты кысаларында төзелгән  яңа спорт комплексы үз ишекләрен ачты. Аңа башкаланың элекке мэры Өлфәт Мостафин исемен бирделәр. Уфаның август ахырында узачак 450 еллык юбилеена  Халыкара көрәш,  Ишү слаломы, Фехтование үзәкләрен ачарга планлаштыралар. Болар – бик зур һәм грандиоз төзелешләр. Үзәкләр ачылу белән анда халыкара ярышлар узачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе бу хакта болай ди:

"Мин һәрвакыт спорт һәм аның белән бәйле бар нәрсә — Башкортстан дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше дип әйтә килдем. Һәм эре спорт чараларын җәлеп итү бурычы – безнең дәүләт бурычы. Без кабул итеп кенә калмыйбыз, ә еш кына үзебез башлангыч күрсәтәбез. Башкортстанда зур спорт чаралары елдан-ел күбрәк үткәрелә. Сорау туа: Нәрсә өчен? Зур спорт ярышлары һәрвакыт искиткеч нәтиҗәгә ия. Меңләгән бала спортчыларны караганнан соң спорт залларына бара. Ә без мондый дәрәҗәдәге ярышларны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәргәндә, гәрчә чынлыкта алар чиксез мөмкинлекләре булган кешеләр булса да, бу барысының да спортка кызыксынуын тагын да күбрәк җәлеп итә. Тормыш авырлыкларына карамастан, спорт белән һәркем шөгыльләнә ала. Шулай ук бу спорт инфраструктурасын даими үстерүгә зур этәргеч”.  

Күптән түгел Радий Хәбиров республикага эш сәфәре белән килгән РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллинны Халыкара көрәш үзәге төзелеше белән таныштырды.

“Соклануым чиксез. Дөнья дәрәҗәсендәге объект дип әйтә алам. Илдә генә түгел, гомумән, дөньяда лаеклы  урын алыр дип ышанам. Концепциясе бик әйбәт, идеологиясе дә. Бик матур, лаеклы проект. Мин Радий Фәрит улын, аның командасын һәм барлык көрәшчеләрне котлыйм. Заманында үзем дә көрәш белән шөгыльләнә идем, шуңа мондый проектлар  барлыкка килү аеруча сөенечле. Мин котлыйм”, – диде Марат Хөснуллин.

Әйе, спортта зур җиңүләргә ирешер өчен шундый мөмкинлекләр тудыру мөһим. Күмәк спорт талантларны ача. Бүген  сафка баскан спорт объектларында булачак ил, дөнья чемпионнары үсеп чыгар әле.

Эдуард Галиевның шәхси архивыннан.
Фото:Эдуард Галиевның шәхси архивыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: