Барлык яңалыклар
Спорт
2 август 2024, 22:16

Уфада баскетоболчылар көч сынашачак

Уфа 2025 елда РФ Студентлар баскетболы ассоциациясе йолдызлары матчын уздыру урыны булачак. Тиешле килешүгә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Студентлар баскетболы ассоциациясе” (АБС) коммерцияле булмаган оешмасы кул куйды. Масштаблы турнирны киләсе ел башында “Уфа-Арена” мәйданчыгында оештыру планлаштырыла. Ул бөтен илдән иң яхшы баскетболчы студентларны җыячак.

Документ Башкортстан Республикасы баскетбол федерациясенең Попечительләр советы утырышы кысаларында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә имзаланды. Очрашуда катнашучыларны Русия баскетбол федерациясе президенты Андрей Кириленко сәламләде:

–Башкортстан, Сезне сәламлим! Республикада система буенча массакүләмлектән осталыкка кадәр эш алып барылуы бик яхшы. Һәм мин төбәктә һәвәскәрләр дәрәҗәсендә баскетбол белән 70 000 нән артык кеше шөгыльләнүенә шатмын. Мәктәп баскетбол лигасының – “КЭС БАСКЕТ”, “Юрий Гагарин исемендәге Кубок” һәм “Оранжевый мяч” турнирларының  югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтәсе килә. Сезнең республикада яшәүчеләргә ныклы сәламәтлек, спортта уңышлар телим. Ә  Федерациягә төбәктә баскетбол үсеше системасын алга таба камилләштерүне телим, әлбәттә. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: