Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль , 17:30

"Урал батыр" халыкара турниры узачак

Анда төрле төбәкләрдән спортчылар катнаша.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

«Башкорт аты» халыкара фестивалендә «Урал батыр»халыкара турниры узачак. Эльбрус Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, турнир Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм илебезнең төрле төбәкләреннән 12 профессиональ атлетны берләштерәчәк.

Спортчылар арасында:   Кыргызстаннан мас-рестлинг буенча дөнья чемпионы Мөхәммәт-Али Тохтоматов;   стронгмен буенча дөнья чемпионы белгородлы Давид Шамей, 8 июльдә генә яңа дөнья рекорды куйган-151 килограмм авырлыктагы гантель күтәргән;   мегионнан (Ханты-Манси автономияле округы) стронгмен буенча дөнья Кубогы иясе Валерий Савин;   2019 елда АКШтагы көч экстримы буенча «Arnold Сlassic» турниры җиңүчесе Саратовтан Евгений Гавриленко.

Программада-баһадир эстафетасы, «Батырны тоту», «Конан тәгәрмәче» күнегүләре, сукмар ыргыту, вертикаль күтәрелү һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, "Башкорт аты" 15-16 август көннәрендә Баймак районында узачак. 

https://vk.com/bashkortat

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: