Барлык яңалыклар
Спорт
26 июль , 15:45

Воркаут-мәйданчык барлыкка киләчәк

Ул Әбҗәлил авылындагы мәктәп территориясендә төзеләчәк.

abzelil.com
Фото:abzelil.com

Спорт комплексы урындагы мәктәп территориясендә төзеләчәк. Нигезне әзерләү эшләре төгәлләнгән инде. Резина өслектә волейбол челтәре һәм воркаут-мәйданчык барлыкка киләчәк – бу ачык һавадагы тренажер залы, иң гади гимнастик снарядлар, турниклар, терәкләр, борыслар һ.б. Аларны урнаштыру якын көннәрдә башланачак.

«Спартак» физкультура-спорт җәмгыяте" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Башкортстан Республикасы башлыгы грантлары фонды акчасына район хакимияте ярдәме белән гамәлгә ашырыла ул.  «Туган авылга спорт» социаль проекты кысаларында тормышка ашырылган спорт объекты Әбҗәлил авылы халкы өчен шәп урын булачак. Проект яшьләр, яшүсмерләр, балалар өчен актив физик ял итү һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең актив ял итү зоналарын булдыруга юнәлдерелгән.

Проектның идеясе авторы һәм инициаторы - Әбҗәлил авылында туган «Спартак» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фуат Дәминдаров.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: