Барлык яңалыклар
Спорт
26 июль , 16:40

Уфада турнир үтәчәк

Анда катнашучылар көндәшләренең исемнәрен белде.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

8 августта Башкортстан башкаласында Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында профессиональ боксның җәйге кичәсе- IBA чемпионнар төне була. "Уфа-Арена"да танылган Русия һәм чит ил боксчылары катнашлыгында 7 көчле көрәш узачак. Чара Халыкара бокс ассоциациясе (IBA), Iron&Gloves Promotions һәм Dynamo Boxing Promotions тарафыннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы спорт министрлыгы, шулай ук Русия Бокс федерациясе ярдәмендә оештырыла.

- Башкортстанда балалар-яшүсмерләр боксын һәм югары казанышлар спортын үстерү өчен шартлар тудыру буенча планлы эш алып барыла. Бүгенге көндә әлеге спорт төре белән 9 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Республика спортчылары бөтенрусия һәм халыкара ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр, Уфада бокс прогрессы үзәген төзү дәвам итә. Чираттагы «IBA чемпионнар төне» турнирын уздыру Башкортстанда боксның популярлыгы үсүен тагын бер кат күрсәтә. Ышанам, чара югары дәрәҗәдә узачак, – дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов.

Төп көрәштә Башкортстаннан Артур Субханкулов Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы, Венгрия чемпионы Галос Роланд белән очрашачак. Бу IBA версиясе буенча Европа чемпионы титулын яклау булачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: