Барлык яңалыклар
Спорт
26 июль , 19:30

IX Бөтенрусия җәйге Универсиаданың ябылу тантанасында

Анда төбәк башлыгы да катнашты.

glavarb.ru
Фото: glavarb.ru

26 июльдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров IX Бөтенрусия җәйге Универсиадасының ябылу тантанасында катнашты. Чара Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узды.

Ярышлар бер үк вакытта Уфада, Салаватта һәм Яңа Абзакта узды. Россиянең 116 югары уку йортыннан һәм 51 төбәктән 3 меңнән артык кеше спортның 14 төрендә көч сынашты. Студентлар, аспирантлар һәм узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары бокс, йөзү, грек-рим һәм ирекле көрәш, җиңел атлетика һәм башка дисциплиналарда кемнәрнең иң яхшысы икәнен ачыкладылар.

- Башкортстанда Универсиада үткәрү - зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Без ярышларда катнашучылар үзләренең иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәтә алсын өчен яхшы шартлар тудырырга тырыштык. Республикада Русия спорт министрлыгы белән берлектә тагын бик күп кызыклы ярышлар оештырачакбыз, – дип билгеләп үтте республика башлыгы Радий Хәбиров.

Ябылу тантанасында төбәк җитәкчесе республика тренерларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: