Барлык яңалыклар
Спорт
25 июль , 23:17

"Балаларны гаджетлардан йолып диярлек алдык"

Республика авылларында һәм зур булмаган шәһәрләрдә  булачак чемпионнарны үстерүче спорт тренерлары  1 миллион сум күләмендә  бер тапкыр бирелә торган түләүгә өмет итә ала. Нәкъ шул уңайдан  Радий Хәбиров башлангычы белән 2020 елда “Авыл тренеры” программасы булдырылды.

Уфа районы спорт мәктәбенең дзюдо буенча тренеры, 40 ел преподаватель стажына ия  Виктор Буяк быел  “Авыл тренеры”   программасында катнашып сертификат алган.

“Сертификат акчасын фатир сатып алуга тотындык. Бик яхшы программа уйлап тапканнар. Тренерлар өчен дә бик  әйбәт, ә иң мөһиме: күпме бала спорт белән шөгыльләнә! Ата-аналар да бик шат, чөнки балаларны урамнан һәм гаджетлардан  йолып диярлек алдык. Алар югары квалификацияле тренерлар кулында сәламәтлеккә файдалы эш белән мәшгуль.

Нәтиҗәләре дә бар. Балалар һәм үсмерләр төрле ярышларда әйбәт күрсәткечләргә ирешә. Мин 4 төркем балалар белән шөгыльләнәм.

Башлангыч әзерлек елыннан алып тренировка төркеменә (бишенче уку елы) кадәр балаларны тәрбияләү белән мәшгульмен.  Төркемдә кызлар да, малайлар да бергә йөри.

Алар бергә шөгыльләнә. Һәр эштәге кебек, спортта да нәтиҗәләр кирәк.

Балалар үз күзләре белән нәрсәгә ирешкәннәрен күреп, арытаба да шөгыльләнергә дәртләнсен  өчен, төрле ярышларга йөрибез.

Авыл балалары өчен  спорт белән бушлай шөгыльләнү программасы булдырылуы бик сөенечле. Чыннан да, социаль челтәрләр чоңгылына чумган балаларның умыртка сөяге дә бөкрәя, гаджетларга текәлеп, күзләре дә начар күрә башлый. Ә спорт белән шөгыльләнгән балалар нәтиҗәләргә омтыла, физик һәм психик яктан ныгына.

Югары квалификацияле белгечләр  программа тарафыннан каралган түләүне алып, торак мәсьәләсен (мисал өчен) хәл итеп, күпкә бәхетлерәк була, дәртләнебрәк һәм зур теләк белән эшләргә омтыла. Ә кәеф яхшы, эшкә дәрте булган остазларны балалар бик ярата”,  – ди ул.

Уфа районының әлеге программа ничек катнашуы турында сорап яшьләр сәясәте, спорт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Николай Лосевка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

–Программа гамәлгә кертелгәннән башлап, Уфа районы спорт мәктәбенең  18 тренер- преподавателе “Авыл тренеры” программасында катнашты: 2020 елда – 6, 2021 елда – 2, 2022 елда – 4, 2023 елда – 4, 2024 елда 2 тренер түләүләр алды. Сүз дә юк, бу программаның булдырылуына алар бик шат. Программа буенча каралган түләүләр тренерлар өчен башлыча торак сатып алуда саллы ярдәм булып тора һәм аларны авыл җирлегендә эшләргә дәртләндерә.

Уфа районында 1 спорт мәктәбе эшләп килә, анда балалар 24 спорт төре буенча шөгыльләнә.

Шуларның 11е  Башкортстанның база спорт төрләре булып тора.

Шөгыльләнүчеләрнең яше – 5тән алып 18 яшькәчә.  Барлык авыл биләмәләрендә дә  бүлекләребез эшләп килә. Спорт мәктәбебездә ике объект бар. Берсе – Булгак авылында урнашкан “Жемчужина” физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм Михайловка авылындагы авыр атлетика залы.

Шуны әйтергә кирәк: соңгы елларда яшьләрдә спортка игътибар артты, алар бик актив.

 

Программа старт алганда түләүләр 600 мең сум тәшкил итсә, бүген бу сумма 1 миллион сумга тигез.

Түләүләрне торак яисә  торак төзелешенә, җир участогы, машина сатып алуга, шулай ук ипотеканы каплауга һәм укуга түләр өчен кулланырга мөмкин.

Төп шарт – белгеч авыл җирлегендә (яисә  халкы 100 мең кешегә кадәр булган бәләкәй шәһәрләрдә) 5 ел эшләргә тиеш.

Былтыр гына Агыйдел, Күмертау, Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Ишембай, Куергазы, Туймазы, Уфа, Яңавыл районнарында 25 спорт  төре буенча эшләүче 55 тренер компенсация алу бәхетенә ирешкән. 4 ел эчендә исә 176 тренер барлыгы 134,8 миллион сум акча алган.

Нәтиҗәдә “Авыл тренеры” программасы республиканың ерак районнарында спортны җанландырып җибәрде һәм бүген инде яшь спортчылар халыкара ярышларда яхшы күрсәткечләргә ирешә. “Тренер физик яктан ныклы спортчыларны әзерләп кенә калмый. Ул үз укучыларына бар күңел җылысын салган, бездән чын кешеләрне тәрбияләүче остаз.

Престижлы чемпионатларда җиңүләргә ирешкән спортчыларны һәм тренерларны дәртләндерер өчен без махсус дәүләт стипендияләре булдырдык. “Авыл тренеры” программасы буенча түләнеләсе түләүләрне 600 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр җиткердек. Киләсе этап – яңа буын чемпионнарны үстерер өчен Олимпия резервы училищесы ачу”, – дигән иде әлеге программа турында республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: