Барлык яңалыклар
Спорт
2 июль , 10:35

БРИКС уеннарында җиңүчеләр белән очрашу

Кичә, 1 июль көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “БРИКС илләренең спорт уеннары” (БРИКС уеннары) дип аталган Халыкара мультиспорт чарасы җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

   Узган уеннарда Башкортстан командасы көчле чыгыш ясады: безнең спортчылар 20 медаль яулауга иреште. Шуларның 12се – алтын, 7се көмеш, берсе бронза медаль. Мультиспорт чарасында илебез командасында Башкортстаннан 8 дисциплина буенча 18 вәкил катнашты.

   -Минем сезнең белән очрашасым һәм ирешкән югары уңышларыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килде,- диде Радий Хәбиров очрашу вакытында.- Сезгә миллионнарча кешеләр, балалар карый,Барлык малай һәм кызлар сездән үрнәк ала. Моның өчен сезгә зур рәхмәт!

Очрашу ахырында Башкортстан Башлыгы спортчыларга һәм тренерларга дәүләт бүләкләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: