Барлык яңалыклар
Спорт
27 июнь , 11:45

Төнлә уйнамыйбыз!

Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары “Тынлык һәм гражданнар тынычлыгы турында”гы законның 5нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон кабул итте.

Төнлә уйнамыйбыз!
Төнлә уйнамыйбыз!

Башкортстан Дәүләт җыелышы депутатлары “Тынлык һәм гражданнар тынычлыгы турында”гы законның 5нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон кабул итте. Төнге вакытта спорт уеннары үткәргәндә гражданнарның тынычлыгын бозуга бәйле аерым очракларга ачыклык кертелгән.

“Әлеге вакытта торак зоналарында спорт уеннары үткәрү вакытында тавышлану тыела. Төнлә сызгырырга, кычкырырга, тавыш көчәйтү чаралары кулланырга ярамый. Әмма уеннарның үзләре закон буенча тыелмый иде. Ә уйнаучылар тынлыкны боза һәм кешеләргә ял итәргә мөмкинлек бирми. Яңа закон әлеге хатаны төзәтә һәм төнге вакытта спорт уеннарын үткәрүне тыя, –ди Константин Толкачев.

Исегезгә төшерәбез, төнге вакыт дигәндә эш көннәрендә 23.00дән алып 7.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 23.00дән алып 9.00 сәгать кадәрге вакыт турында сүз бара.

Фото: photocentra.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: