Барлык яңалыклар
Спорт
10 июнь , 11:40

БРИКС илләренең спорт уеннарында Русия өчен Башкортстаннан 18 спортчы катнашачак

Кемнәр өчен җан атабыз? 

sport.bashkortostan.ru
sport.bashkortostan.ru

Казанда 12-23 июньдә Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “БРИКС илләренең спорт уеннары” халыкара мультиспорт чаралары узачак. 12 көн эчендә 5 меңгә якын спортчы 27 спорт төре буенча ярышачак, дип хәбәр итәләр республиканың спорт министрлыгында.

“Безнең республиканы милли команда составында 18 спортчы тәкъдим итәчәк, алар арасында Русия чемпионнары, Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары, – ди спорт министры Руслан Хәбибов. – Спортчыларыбызга уңышлар телим. Алар өчен республика белән җан атачакбыз”.

Башкортстаннан БРИКС илләренең спорт уеннарында катнашучылар составы:

Бокс: Әминева Азалия, Мамайосыпов Хаҗиәкбар, Исраилов Бекхан.

Бадминтон: Дәүләтова Алина.

Көрәш: Зөлкарнаев Артур.

Спорт көрәше: Нохчо Лабазанов.

Билбау көрәше: Фатыйхова Алена, Пухова Алина, Кусаева Зәмирә, Ибатуллин Илфак, Шабиев Рәзил, Сыртаев Айнур.

Фехтование: Сафин Тимур, Журавлев Владислав.

Каратэ: Шәрәфетдинов Эрнест, Кудрявцева Анна, Садыйкова Айгөл.

Байдарка һәм каноэда ишү: Первухин Илья.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: