Барлык яңалыклар
Спорт
31 Май , 12:00

Башкортстанда IX Бөтенрусия җәйге Универсиада финалы узачак

14 спорт төре буенча ярышлар планлаштырыла.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

16 июньнән 26 июльгә кадәр Башкортстан Республикасында IX Бөтенроссия җәйге Универсиада финалы узачак. Чаралар Уфа, Салават һәм Яңа Абзакта узачак. Ярышлар кысаларында Башкортстанга бөтен Русиядән ким дигәндә 3000 спортчы, судья һәм кунак киләчәк.

Ярышлар 14 спорт төре буенча планлаштырылган: бадминтон, бокс, волейбол (ирләр, хатын-кызлар), гандбол (ирләр, хатын-кызлар), дзюдо, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, регби-7 (ирләр, хатын-кызлар), самбо, спорт көрәше (ирекле, грек-рим), спорт ориентирлашу, тхэквондо (ВТФ), шахмат.

IX Бөтенроссия җәйге Универсиада финалын ачу тантанасы 16 июньдә Салават шәһәрендә узачак. Ә ябылу тантанасы 25 июльдә Уфада булачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: