Барлык яңалыклар
Спорт
23 Май , 13:20

Ишек алды командалары Уфада хоккей уйнаячак

Кем җиңәр?

Ишек алды командалары Уфада хоккей уйнаячак
Ишек алды командалары Уфада хоккей уйнаячак

“Уфа-Хоккей” һәм “Төнге хоккей” Уфа шәһәре хакимияте  һәм Башкортстан хоккей федерациясе ярдәме белән ачык һавада хоккей белән шөгыльләнүче гади балалар өчен хоккей турниры оештыралар.

Уфа, Мәләвез, Благовещен, Благовар һәм Уфа районнарыннан 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар турнирның призлы урыннары һәм төп трофее өчен көрәшәчәк. Күпләре  беренче тапкыр ясалма бозга чыгачак! Катнашучылар һәм җанатарлар өчен оештыручылар күп кенә сюрпризлар әзерләгән: танылган хоккей осталарыннан мастер-класс, «Happy place»  өстәл уены буенча турнир, призлар белән конкурслар һәм башкалар. Аларның ярдәме белән  турнир балалар өчен  зур вакыйгага әвереләчәк. Традицион кубоклардан, медальләрдән һәм бүләкләрдән тыш, турнирда катнашучыларның барысы да истәлеккә «Язгы кубок»ның матур уен свитерларын саклаячак.

Турнирда катнашучылар:

“Ледяные пчелы”  (Уфа)

Уфа-Хоккей (Уфа)

Темп (Языково)

Легион (Михайловка, Уфа районы)

Сапсан (Мәләвез)

Метеор (Благовещен)

Спорт бәйрәме 25 һәм 26 майда Уфа шәһәре, Ростовская  урамы, 16 адресы буенча урнашкан "Астра" хоккей аренасы бозында узачак.

Тамашачылар өчен барлык матчларга керү ирекле!

Фото:  flectone.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: