Барлык яңалыклар
Спорт
21 апрель , 11:50

Афарин, Артур!

Артур Субханкулов IBA версияе буенча Европа чемпионы билбавы яулады.

Афарин, Артур!
Афарин, Артур!

Шимбә көнне, 20 апрельдә, Уфада «Ставкалар лигасы. IBA чемпионнары төне" турниры узды.  Шоуның төп сугышында Русия чемпионатларының күп тапкыр призеры Артур Субханкулов  судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән Румын Джеймс Череджины җиңде һәм IBA версиясе буенча 60 кг авырлыкта Европа чемпионы билбавы яулады.

Бишенче раундта Румыния боксерына нокдаун исәпләнде. Субханкулов Австралиядә элекке WBA, WBO, IBF чемпионы Джордж Камбосос лагеренда әлеге шоуга әзерләнә.

-Әле мин хисләр дулкынында инде,  - диде Артур Субханкулов. - Мин үз җанатарларым алдында билбау яулый алдым. Җиңү авыр бирелде. Бәлки, озакка сузылган тик тору  һәм акклиматизация дә тәэсир иткәндер. Мин көрәштә җиңелрәк булыр дип уйладым. Көрәшне тагын да чагурак алып барырга теләр идем, әмма барыбер яхшы килеп чыкты. Иң мөһиме – җиңү. Хәзер минем иңбашымда карьерамның төп титулы. Әйе, Мин Камбосос лагеренда әзерләндем. Бу күнегүләр миңа ярдәм итте дип уйлыйм, ләкин кабатлыйм – акклиматизация  аркасында авыр булды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: