Барлык яңалыклар
Спорт
20 апрель , 12:20

БДПУда укучылар олимпиадасы үтә

Ул хәвефсезлек һәм тормыш эшчәнлеге нигезләрен белүгә багышланган. 

БРның  Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.
Фото:БРның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.

Бүген М.Акмулла исемендәге БДПУда хәвефсезлек һәм тормыш эшчәнлеге нигезләре буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы старт алды. Бу хакта Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. Соңгы этапта бөтен илдән 234 талантлы укучы катнашты. Олимпиаданың ярыш өлеше үз эченә теоретик һәм практик турны ала.  

"Практик тур һәр яшь төркеме өчен аерылып торачак, — дип билгеләп үттеләр Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә. - Ул 9нчы сыйныф укучыларының беренче ярдәм күрсәтү алымнарын үтәүдә, табигый мохит шартларында исән калу, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә эш итүдә индивидуаль әзерлек дәрәҗәсен билгеләячәк".

10нчы һәм 11нче сыйныфларда катнашучылар өчен практик тур беренче ярдәм күрсәтү алымнарын үтәүдә индивидуаль әзерлекне, табигый мохит шартларында исән калу һәм табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә реакцияләү сәләтен тикшерәчәк. Моннан тыш, практик тур барышында катнашучыларны хәрби хезмәт нигезләрен белү буенча ярышлар көтә.

Ярышлардан тыш, Бөтенрусия олимпиадасында катнашучылар өчен Уфа буйлап мавыктыргыч экскурсия, “Русия — минем тарихым“ мультимедиа тарихи паркына бару, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында спектакльләр, ботаника бакчасына һәм лимонарийга экскурсия, шулай ук “Уфа муенсасы“  маршруты буенча экскурсия каралган.

Йомгаклау тантанасы 27 апрельгә планлаштырылган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

БРның  Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.
БРның  Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.
Фото:БРның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: