Яңа спорт мәйданнары дәүләт-шәхси партнерлык хезмәттәшлеге нигезендәге "Бизнес-спринт" проекты кысаларында төзелгән. Төзелешкә федераль бюджеттан 200 млн. сум җәлеп ителгән. Ә инде 2022 һәм 2023 ел йомгаклары буенча республика 5 объект - өчесе Уфада, Нефтекама һәм Октябрьский шәһәрләренең һәркайсында берәр - төзү өчен 1млрд. сум күләмендә субсидия алган.
Русия спорт министры Олег Матыцин Физкультура-сәламәтләндерү комплексларын ачу тантанасында төбәкнең спорт инфраструктурасын камилләштерү буенча актив эш алып барганы өчен Башкортстан җитәкчесенә рәхмәт белдерде. Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары коллективларына уңышлы эшчәнлек, спортчыларга яңадан-яңа җиңүләр теләде.
БР Башлыгы сайтыннан.