Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель , 21:36

Уфада “Милләт яшьлеге” премиясе лауреатларын бүләкләделәр

13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова исемендәге иҗтимагый премия җиңүчеләрен бүләкләүнең унынчы, юбилей тантанасы Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залында узды. Премия сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшь спортчылар, аларның тренерлары һәм балаларга спортта уңышларга ирешергә ярдәм итүче ата-аналар өчен билгеләнгән.

“2024 елда “Милләт яшьлеге”  премиясе аеруча әһәмиятле булды, һәм юбилей аркасында гына түгел. Беренчедән, 2024 ел — чираттагы Олимпия һәм Паралимпия уеннары уздырылган ел, анда билгеле сәбәпләр аркасында безнең күп кенә спортчылар катнаша алмаячак. Шуңа күрә аларга хәзер  бүгенге көндә  ярдәм кирәк. Икенчедән, Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы нигезендә, 2024 ел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде”, –  дип тантаналы рәвештә билгеләп үтте республиканың спорт министры Руслан Хәбибов.

Конкурсның беренче –  “Чемпионны тәрбияләү”   – номинациясе булачак Паралимпия чемпионнарының ата-аналары өчен. Нәкъ ата-аналар балаларына  спортта беренче уңышларга ирешергә ярдәм иткәннәр. Мияссаровлар гаиләсендә ата-ана да, өч бала да спорт белән шөгыльләнә. Әтисе Марс  – чаңгычы, әнисе Альбина – йога, чыныгу белән мавыга, велосипедта йөри. Олы кызы Карина балачактан ук бию түгәрәкләренә йөри. Уртанчы кызлары, Самира, 13 яшендә җиңел атлетика буенча (саңгыраулар спорты) БР һәм РФ җыелма командасы әгъзасы булып тора. Гыйнварда ул нормативны тапшырып, спорт мастерына кандидат була.  Кече уллары Мурат грек-рим көрәше секциясенә йөри.

“Прорыв года” номинациясендә коляскаларда теннис буенча Русия җыелма командасы әгъзасы, Мәскәүдә Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр ярышларында призер булган Дарья Сивкованы билгеләп үттеләр. “Паралимпия спортының өмете" Бөтенрусия Паралимпия ярышлары призеры һәм җиңүчесе Ангелина Дьяченко булды. “Спорт без границ”  номинациясендә премиягә җиңел атлетлар Әмирҗон Холматов һәм Алсу Сәгетдинова, шулай ук дзюдочы Әдилә Абсәләмова лаек булды.

Премиягә шулай ук инвалид спортчылар белән шөгыльләнүче тренерлар һәм педагоглар; Паралимпия спортын үстерүгә инвестицияләр кертүче компанияләр һәм  республикада инвалидлар проблемаларын һәм паралимпия хәрәкәтен актив яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары лаек булды. Безнең “Өмет” гәзите редакциясе коллективы да  “Ачык караш” номинациясендә  җиңүче  булды. 

Чыганак: resbash-ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: