Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель , 20:14

"Минем өчен бу шатлыклы хәбәр булды!"

"Минем өчен бу шатлыклы хәбәр булды!"
"Минем өчен бу шатлыклы хәбәр булды!"

Билгеле булганча, 4 апрельдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның сигезенче утырышы узды. Анда депутатлар алдында Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәтенең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклады белән чыгыш ясады. Моның хакта каноэ-слалом буенча дөнья чемпионы, Токиода 2020 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы Алсу Миназова фикерен белдерде.

- Әйе, мин дә Андрей Назаровның чыгышын тыңладым. Чынлап та, безнең республикада республика җитәкчелеге тарафыннан спортка зур игътибар бирелә. Бер-бер артлы спорт сарайлары төзелә, спортчылар да арта. Монысы да бик сөенечле. Бездә хәтта Ишкәкле слалом үзәге дә булачак! Ул Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында төзелә. Бу спорт үзәге башкаланың Инорс бистәсендә Теплое күлендә төзелә. Без, ишкәкле йөзү спортчылары моңа бик шатбыз һәм ачылганын түземсезлек белән көтәбез. Минем өчен бу зур горурлык. Чөнки  бу спорт төре буенча Русиядә икенче шундый зур объектларның берсе булачак.

Мин шул спорт төре белән шөгыльләнгәч, аның төзелеше белән кызыксындым, Уфа каналы ишкәкле слалом өчен уникаль урын: чөнки ТЭЦтан килгән күлдән җылы су кушыла, бу спортчыларга хәтта салкын һава торышында да шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки су туңмаячак. Шулай ук гидротехник корылмалар ярдәмендә кайнап торган тау елгасы эффекты барлыкка киләчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: