Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель , 15:04

15 предприятие катнаша

БРның Спорт министрлыгыннан.
Фото:БРның Спорт министрлыгыннан.

Шимбә көнне Ө.Мостафин исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә “Хезмәт резервлары“ республика спартакиадасы тантаналы рәвештә ачылды, дип хәбәр итте төбәкнең спорт министрлыгы. Спартакиаданы оештыручы булып Башкортстанның спорт министрлыгы һәм сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы ярдәме белән Хезмәт резервлары Бөтенрусия физкультура-спорт җәмгыятенең төбәк бүлеге чыгыш ясый.

Спартакиадада Башкортстанның 15 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашты. 30 мартта Спартакиаданың беренче этабы узды, анда һәвәскәр спортчылар спортның биш төрендә ярыштылар: йөзү, шашка, шахмат, дартс, баскетбол. 13-14 апрельдә узачак киләсе этапта спортчыларны бильярд буенча турнир һәм ГТО комплексы нормативларын тапшыру көтә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: